“Казан” гаилә үзәге күзәтү мәйданчыгы 2 августтан эшли башлый
Республика башкаласы халкы һәм кунаклар биектән шәһәрне сишәмбе көннәрендә сәгать иртәнге10нан кичке 6га, чәршәмбедән шимбәгә кадәр сәгать иртәнге 10нан кичке 7гә кадәр, ә якшәмбе көннәрендә сәгать 11дән кичке 7гә кадәр күзәтә алачак.
Керү бәясе – 100 сум.
5 августта “Казан” гаилә үзәгенең биш еллык юбилее уңаеннан мәйдан төнге 12гә кадәр эшләячәк.
Чыганак:Татар-информ