Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды

 

Танылган татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей (чын исеме – Радик Юльякшин) Instagram социаль челтәренә травматик пистолеттан ату мизгелен сурәтләгән видео урнаштырды.

Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.

Җырчының иҗатын хөрмәт итүчләр  социаль челтәрләрдә әлеге роликка карата тискәре фикер белдергән. Күпләр коралланган җырчының да, дусларының да аек булмавын билгеләп үтә.

Элвин Грей исә бу гамәлен үзенең дусты Илһам Үтәшевны әнә шул рәвешле улы дөньяга килү белән котларга теләве белән аңлата.

Чыганак:Татар-информ

 

One Response to Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды

  1. Гөлинә:

    Акыллы нәрсә түгел инде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram