Мәктәп урманчылыклары вәкилләре кабат бергә җыелды

Беренче слеттан соң 8 ел узгач, мәктәп урманчылыклары кабат бергә җыелды. Бүген Кукмара районының Лубян урман-техника көллиятендә Мәктәп урманчылыклары II слетының тантаналы ачылышы булды.

  • 2018 елның 29-31 июлендә Лубян урман-техника көллиятендә Мәктәп урманчылыкларының II слеты уздырыла. Слет Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә куела. Чараның максаты — укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм урман эше осталыкларын үзләштерүдә ярдәм итү.

Бүген, 30 июльдә, 09.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КДАУ вәкилләре катнашында слетның тантаналы ачылышы булды. Слетта Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларыннан 200дән артык вәкил катнаша.

  • Мәктәп урманчылыкларының I республика слеты 2010 елда була. Анда Татарстан Республикасының барлык 30 урманчылыгыннан яшь урманчылар командалары җыела. Чара Саба урманчылыгында уза. Мәктәп урманчылыкларының II слеты 8 елдан соң — 2018 елның 29-31 июлендә
    уза.

Слетның конкурс программасы берничә номинациядә уздырылачак. 1нче номинация – “Командаларның сәламләве – визит карточкасы”, 2нчесе — “Яшь урманчылар” конкурсы.

Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла: “Ботаника һәм дендрология”, “Урман белеме һәм урманчылык”, “Урманнарны саклау һәм яклау”, “Геодезия”, “Урман янгыннарын сүндерү”. Жюри хозурына бәяләү өчен шулай ук тикшеренү эшләре дә тапшырылачак. Алар “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда” урман конференциясе кысаларында якланачак.

Мәктәп урманчылыкларында укытучылар, җитәкчеләр өчен “Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру” темасына түгәрәк өстәл узачак.

  • Россиядә мәктәп урманчылыклары хәрәкәте узган гасырның 60 нчы елларында башланып китә. Беренче мәктәп урманчылыгы 1952 елда барлыкка килә. 1967 елда РСФСРда мәктәп урманчылыгы турында беренче Нигезләмә эшләнә һәм раслана. 1978 елда мәктәп урманчылыклары дәүләт статусына ирешә: аларның эшчәнлеге Урман кодексында теркәлә. 1979 елда мәктәп урманчылыклары турында яңа Нигезләмә чыга, аның нигезендә алар эшчәнлегендә 4 юнәлеш ачыклана: урман хуҗалыгы эшчәнлеге, профессиональ, урман бергәлекләрен өйрәнү, агарту эшчәнлеге. Мәктәп укучыларын урмандагы гамәли эшкә җәлеп итү бик кызыклы килеп чыга, инде 80 нче елларда илдә 6000 мәктәп урманчылыгы эшли башлый. Әлеге хәрәкәт Татарстанда да үсеш ала. 1967 елда Нургали Миңнеханов та мәктәп урманчылыгы җитәкчесе була, ул “Нургали оныклары” дигән мәктәп урманчылыгын оештыра.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram