Чиста Швейцария үрнәгендә: Казанда алдынгы чит ил тәҗрибәсе — чүпне аралап җыю системасы кертелә

 

 

Автор: Диана АВАКЯН, sntat.ru
Фото: Рамил Гали
Хәзер Швейцариядә калдыкларның яртысыннан күбрәге эшкәртелүгә тапшырыла. Ил мондый югары нәтиҗәләргә халыкка чүпне аралап җыю системасын кертеп ирешкән. Моның белән Татарстан Республикасы делегациясе Люцерн шәһәрендә урнашкан чүп яндыру заводына экскурсия вакытында танышты. Швейцариядә калдыкларны аралап җыю ничек оештырылган – бу хакта “Татар-информ” язмасында.

Шәһәрдә идеаль чисталык

Иртән 50 яшьлек хат ташучы Урс Фанкхаузер Цюрих буйлап үз маршрутын башлый. Без аны велосипедына утырган вакытта очраттык. Шәһәрдәге стериль чисталык. Моның нигезе — кешеләр чүпне ташлар алдыннан аралый.

“Әгәр чүпне гадәти капчык белән генә ташласаң, полиция тикшерү уздыра һәм тәртип бозучы ачыклый, дип ишеткәнем бар. Штрафлар якынча 250 франк тирәсе, төгәл генә белмим, мин беркайчан да закон бозмадым”, — диде Фанкхаузер.

Хат ташучы үзе чүпне берничә чиләккә аралап сала: пыяла, кәгазь, металл, органика. Араланмый торган калдыкларны махсус капчыкларга салырга кирәк, Цюрихта алар Zurich sack дип атала һәм 5 килограмм өчен 2 франк (якынча 300 сум) түләргә кирәк. Швейцария кешесенә елына якынча 708 кг калдык туры килгәнен исәпкә алганда, капчыкларга 283 франк – 17,5 мең сум китә. Болай булганда, син чүбеңне башка кеше аралаганы өчен түлисең.

Җирле халык арасында, полиция аралап салынмаган чүптә җентекләп казына һәм хатлар, квитанцияләр яки газета ертыклары аша тәртип бозучыны ачыклый дигән сүзләр йөри. Җирле халык гадәттә чүпне аралый, ә законны төп бозучылар – иммигрантлар.

Бик төпченүчән һәм уяу күршеләр дә пычратучыны “сата”. Федераль органының калдыклар буенча ведомство экс-башлыгы Ганс-Петер Фарни белдергәнчә, кешеләр полициясез генә дә тәртип бозучыларны акылга утырта икән.

“Без килеп: “Беләсеңме, син чүпне әнә тегендә ташладың?” дияргә мөмкинбез. Эш хәтта штрафлардан куркуда да түгел. Иң мөһиме – кешенең ни өчен болай эшләгәнен аңлау. Бу аның өчен артык кыйммәтме? Проблема нәрсәдә?”, — дип аңлатты ул.

Швейцарларны кырыс контроль һәм чүпне аралау өчен чыгымнар борчымый, алар өчен чиста шәһәрдә яшәү күпкә күңеллерәк дигән нәтиҗәгә килергә була.

Безнең танышыбыз — хат ташучы илдә чүпнең күп булган вакытларын, чүп өемнәренең грунт суларын пычраткан чакларны хәтерли. Күп илләрдә булып, ул башка шәһәрләрнең Цюрих белән чагыштырганда пычрак булуына һәм начар ис килгәненә игътибар иткән. Мондый чисталык хакына Фанкхаузер артык акча түләргә һәм чүпне җентекләп аралау өчен вакыт сарыф итәргә дә каршы түгел.

“Хәзер моңа барысы да күнекте инде, чүп өчен түләргә кирәк, моның шулай булырга тиеш икәнен аңлыйбыз. Бу зур күләмдәге чүптән арынырга ярдәм итә”, — дип сөйләде “Татар-информ”га Винтертур шәһәрендә яшәүче Сюзэн Фонтиль.

“Аз чүпләргә кирәклеге швейцарларның аңына салынган”

Әгәр капчыклар өчен түләргә теләк юк икән, чүп-чарны өйдә мөстәкыйль араларга була, урамнарда кибетләр янында кәгазь, катыргы, аллюминий банкалар, пыяла савытлар, батареялар җыю өчен контейнерлар куелган.

Әле тагын Цюрихта Россия өчен ят булган җир асты контейнерлары да бар, аларда төрле төстәге пыялаларны ташлыйлар. Мондый мичкәләр очучан чүпләрдән, кимерүчеләрдән, начар истән һәм ямьсез кыяфәттәге чүп савытларыннан арынырга ярдәм итә.

Программист Андреас Нойншвандт сүзләренчә, араланган чүпне әлеге мәйданчыкларга алып бару өчен атнасына 15 минут вакыт китә, бу процесс гаиләдә автоматка әйләнгән, бернинди дә авырлык тудырмый.

“Аз чүпләргә кирәк икәне швейцарларның аңына сеңгән”, дип билгеләп үтте ул.

Чыннан да, җирле халыкның чүп-чарга кагылышлы барлык нәрсәдән хәбәрдар булулары көнләшерлек. Хат ташучы Урс Фанкхаузер сөйләгәнчә, эшкәртелгән мотор майларын махсус мичкәләргә салырга кирәк.

“Аны бәдрәфкә агызырга ярамый, мондый майның бер генә тамчысы да меңәрләгән литр суны пычрата”, — ди ул.

“Намусның нәрсә икәнен беләсезме?

Өй яки кибет янында ташларга ярамаган һәр нәрсәне калдыкларны җыю пунктына илтергә була, алар һәр коммунада бар диярлек. Кайбер общиналарда билгеләнгән көннәрдә теге яки бу төрдәге чүпне җыючы машиналар йөри. Гадәттә җирле халык мондый җирләргә айга бер тапкыр килә, ә башка вакытта гади контейнерлар белән куллана.

Цюрихтан ерак түгел җирдә урнашкан станцияне Татарстан делегациясенә дә күрсәттеләр. Приска һәм Альфред Шмид гаиләсе пункт белән 2005 елдан җитәкчелек итә. Әгәр элек монда көненә 50 кеше килгән булса, хәзер якынча 800 кеше килә.

Чүп өчен клиентларга түләмиләр, экономия бары тик шунда гына: швейцарлар пакетлар өчен акча туздырмый. «Ни өчен кешеләр бөтен чүпне бер капчыкка гына ташлап китми?» — дигән сорауны җирле кешеләр аңламый да.

“Намус! Намусның нәрсә икәнен беләсезме?”, — дип җавап бирде мондый сорау булыр дип тә көтмәгән Приска Шмид.

Швейцарларда чүпкә карарта дөрес мөнәсәбәтне кече яшьтән үк тәрбияләүгә игътибар итәргә була. Күпчелек клиентлар пунктларга балалары белән киләләр һәм чүп-чарны төрле секцияләргә тутыралар.

Ә станциядә секцияләр саны шактый: батарейкалар, бөкеләр, катыргы тартмалар, шәмнәр, кофе капсулалары, сөт шешәләре һәм башкалар. Шулай ук араланган чүпләрне дә алып килергә һәм аларны шунда ук бүлергә була.

Бу станция һәр көнне ачык һәм алар, конкурентларыннан аермалы буларак, барлык төрдәге калдыкларны да кабул итәргә сәләтле, дип бүлеште компания хуҗалары

Чүпне яндыруга җибәрү отышлы түгел

Шмид гаиләсенең бурычы – чүпләрне җыеп утилизациягә әзерләү. Алга таба алар киредән эшкәртелү өчен предприятегә китә, калдыкларның бер өлеше яндырыла. Батареяларны махсус мичкәләргә җыялар, соңыннан алар куркыныч калдыкларны эшкәртә торган махсус заводка озатыла.

“Система шундый – компьютер, телевизор һәм башкаларның бәясенә утилизация суммасы да кергән. Кешеләр аларны сатып алганда, утилизациясе өчен дә түләп куя. Боларны җыючы махсус оешмалар бер, ә без алардан керем алабыз”, — дип сөйләде Шмид.

Кайбер калдыклар өчен түләргә туры килә – мәсәлән, йорт җиһазлары өчен. Иске диваннан котылу өчен якынча өч франк түләргә кирәк.

Икенчел чимал ярдәмендә акча да эшләп була. Моның өчен кыйммәтле чимал — мәсәлән, төсле металл тапшырырга кирәк.

“Безгә керемне төсле металл китерә. Безнең өчен ул алтын кебек. Аерым алганда, бакыр”, — дип бүлеште Шмид.

Журналистларга чүп яндыру заводына китә торган калдыкларны да күрсәттеләр. Бу түләүле хезмәт. Гаилә өчен чүпне яндыруга җибәрү отышлы түгел,. Шуңа күрә чүп-чарны сыйфатлы һәм җентекләп аралыйлар.

Компания хуҗалары бизнесның күпме табыш китергәннәрен әйтмәде. Ләкин Шмидлар гаиләсенең күптән түгел генә ярты миллион франк торучы пресс алганнарын исәпкә алганда, аларның эшләре гөрләп бара.

Швейцариядә калдыкларның 53 проценты эшкәртелә

Хәзерге вакытта Швейцариядә барлык чүп-чарның 53 проценты (елына бер кешегә – 355,1 кг) эшкәртелә, дип сөйләде Фарни.

Кәгазь эшкәртү дәрәҗәсе 90 процент, пыяла – 96, ПЭТ таралар – 82, аллюминий банкалар – 92, батареялар – 71 процент.

Ә каты көнкүреш калдыкларының 47 проценты яндырыла. Илдә чүплекләр һәм полигоннар тыелган.

Казанда чүпне аралап җыюны 1 августтан кертәләр

Европа тенденцияләре Татарстанга да килеп җитте – август башыннан Казанның Авиатөзелеш районында пилот режимында чүпне аралап җыюны кертәчәкләр, дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

109 контейнер мәйданнарында, чүпне аралап җыю өчен 428 контейнер урнаштырылачак. Аларның һәрберсендә төсле, рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язылган наклейкалар булачак.

Сары наклейка беркертелгән контейнерларга коры, сәнәгый эшкәртүгә яраклы калдыклар (гәзитләр, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар) җыелачак. Ә соры төстәгесе – араланмый торган юеш калдыклар (азык-төлек калдыклары, реклама буклетлары, кием) өчен, дип хәбәр итте Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Куркыныч калдыклар өчен (батареялар, градусниклар) Авиатөзелеш районында 10 экобак куярга планлаштыралар.

Сары наклейкалы контейнерларга салынган чүпне бүлгәләү һәм алга таба эшкәртү өчен сортировка станцияләренә алып китәчәкләр, соры налейкалы контейнерларны каты көнкүреш калдыклары полигонында күмәчәкләр. Куркыныч калдыкларны аралау өчен махсус оешмаларга тапшырачаклар.

Ел ахырына кадәр мондый сортировканы шәһәрнең башка районнарында да булдырырга телиләр, дип билгеләп үтте спикер.

Татарстаннан 11 кешелек төркем Швейцариянең Люцерн шәһәрендәге Renergia заводына таныштыру экскурсиясенә барды. Чөнки моңа охшаш технологияләр Татарстанда чүп яндыру заводы төзегәндә кулланылачак.

2022 елга Татарстанда елына 550 тонна чүпне термик эшкәртү заводы ачылачак. Шулай ук республика башкаласында калдыкларны күмү юкка чыгачак. Проектның инвесторы — «РТ-Инвест» (Ростехка керә) предприятиегә 28 миллиард сум акча тотачак. Чүп яндыру заводы Осиново бистәсендә төзелер дип фаразлана.

 

Чыганак:Интертат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram