Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә

 

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә. “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курслары 10 мәчеттә узды. Курсларга 350дән артык кеше йөргән. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте курслар буенча уңай бәяләмәләр алган. Быел уку вакытын 6 айга кадәр озайтачаклар.

“Бу альтернатива түгел, мәҗбүрилек чарасы. Мәчетләрдә татар телендә сөйләшүне беркем дә тыя алмаячак. Телне саклау өчен мохит кирәк, миңа калса, бу модада булырга тиеш”, — диде Сәмигуллин.

“Курсларның максаты грамматика өйрәтү түгел, ә кешеләрне көнкүреш дәрәҗәсендә татарча сөйләшергә өйрәтү”, — диде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram