Актанышта гармунга һәйкәл ачылды

 

 

Актаныш район үзәгендәге «Актаныш басмалары» ял паркында гармунга һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачуны район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы Мирзанур Фарукшин, республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова башкарды.

Тимердән эшләнгән стеланың авторы — Яңа Әлем авылыннан Азат Сәрвәров.

  • Район үзәгендә 27-28 июль көннәрендә «Актаныш гармуннары» фестивале уза, бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән гармунчылар җыелды.

 

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram