Хәния Фәрхинең олы кызы Алия: «Үземә андый язмыш теләми идем…»

 

 

 

«Әни мине кечкенәдән үзе белән гастрольләргә дә йөртте. Бәләкәй вакытта мине картыйда (без дәү әнине шулай дип йөртәбез) калдыра торган иде. Минем исә әнидән бер дә каласы килми, елыйм. Әни гастрольләргә иртә таңнан чыгып китәсе булса: «Киткәндә мине уят», – дим.+

Ә ул уятырга кызгана, елый-елый китә икән. Юлга көндезге якта кузгаласы булса, әнине җибәрмәс өчен мин елыйм. Шуңа да әни тынычлап чыгып китә алсын өчен, картыем мине хәйләләп, урманга җиләя җыярга, болынга, дусларына – кая да булса алып китеп тора. Без кайтканда инде әни киткән була.
Бераз үскәч, әни мине сәхнәгә алып чыга башлады. «Әти, кайт!», «Балан», «Мин сине яратам» җырын җырлыйбыз. Мәктәптә укыганда инде әни белән гастрольләргә бара алмыйм, күрше апа белән калып торам, һәм сәгатьне санап, әнинең кайтканын көтәм.
Аның кайтуы зур бәйрәм була торган иде. Ул дөнья кадәр күчтәнәч, бүләк төяп кайта. Кассеталы магнитофон дусларым арасында иң беренче миндә булды. Барби курчагы да. Аннары… әни миңа чемодан тутырып матур күлмәкләр алып кайта.
Нинди генә хәлләр булмасын, әни гел йомшак күңелле булып калды. Ул мине аңлый иде. Шаярсак та, шуклансак та, ачуланмады. Мин үзем дә әти белән әнине борчырга батырчылык итми идем.
Үсә төшкәч, әни мине сәхнәдә күрергә теләде. «Әйдә, кызым, бергә җырлыйбыз», – ди. Ә минем сәхнәгә чыгу теләгем юк, кеше алдына чыгып җырларга яратмый идем. Җырчы тормышының никадәр авыр булуын белеп үстем бит. Әнинең язмышын күреп, үземә андый язмыш теләми идем. Алай да юбилей концертларында әни белән бергәләп җырладык әле без.
Хәзер, әниебез китеп баргач, аның юлын дәвам итүне үземнем бурычым итеп саныйм. Әниебезнең җырлары ярты юлда өзелеп калырга, онытылырга тиеш түгел».

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram