1 августтан поезд билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлый

 

 

 

1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездларының юл йөрү документларында поездларның китү һәм килү вакытын күрсәтү тәртибе үзгәрә. Хәзер тимер юл билетларында җирле вакыт кына күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта билетларда составның килү һәм китү вакыты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә. Бу закта RT хәбәр итә.

Юл йөрү документларының вакытны күрсәтү форматы үзгәргән бланклары сатуга 4 майдан чыкты.

Җирле вакыт турында мәгълүмат поездлардагы таблоларда, платформалардагы күрсәткечләрдә һәм вокзаллардагы электрон сәгатьләрдә чагылачак

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram