ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬДӘ АМЕРИКА ҖЫРЧЫСЫ «КҮБӘЛӘК»НЕ БАШКАРАЧАК

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: «Татар-информ»
20-22 октябрь көннәрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале узачак. Анда безнең төбәк һәм илдән генә түгел, чит илләрдән дә иҗатчылар һәм хөкемдарлар катнашачак.

Әлфия Авзалова исемендәге фонд мәшһүр җырчының исемен мәңгеләштерү эшен җәелдерә. Җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова фондның инде 2009 елда ук оешканын, әмма актив эшчәнлеген Әлфия апаның вафатыннан соң гына башлаганын әйтте. Быел октябрь аенда фонд җырчы, истәлегенә багышлап, халыкара фестиваль үткәрергә җыена. Фестивальнең кайбер катнашучылары инде билгеле.
“Әлфия Авзалова — татар халкына тугры хезмәт иткән бердәнбер артист”

— Әлфия апаның арабыздан киткәненә бер ел булды, байтак эшләр эшләнде. Актанышта беренче төбәкара конкурс узды. Лауреатлар Казанда үтәчәк Әлфия Авзалова фестиваленә чакырулы, алар Халыкара бәйгегә автомат рәвештә кабул ителәчәкләр, диде фестивальнең жюри әгъзасы, профессор Венера Ганиева.

— Минем Әлфия апаның балаларын билгеләп узасым килә. Әниләренең исемен мәңгеләштерүдә аларның өлеше бик зур, һәр эшне балалары башлап йөри. Мин аларга зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Әлфия Авзалова исемендәге фондны оештырып, төрле идеяларны чынга ашырып яшиләр. Легендар җырчының мирасын киләчәк буыннарга җиткерү өчен алар зур хезмәт күрсәтә. Әлфия апаның җырлары сакланса, безнең телебез, милләтебез, мәдәниятебез яшиячәк. Фондның эшчәнлеге алга таба да файда китерсен. Халыкара бәйге дә тиз арада үз йөзен, башкаручысын, тамашачысын табачак. Яшьләргә мәшһүр җырчының иҗатын җиткерергә кирәк, ул мәңге яшәргә тиеш. Ул татар халкына тугры хезмәт иткән бердәнбер артист, — дип саный Венера Ганиева.

Профессор Әлфия Авзалова белән хәзерге җырчыларны чагыштырды.

— Әлфия апаның бөтен иҗаты юлда узган. Авыллардан-авылларга гастрольләргә йөргән. Филармониядә, норманы тутырыр өчен, аена 17-18 концерт куйганнар. Бик аз хезмәт хакы алып эшләгәннәр. Хәзерге заман җырчыларына рәхәт: алар башка шартларда эшли. Үз кесәләрен тутырыр өчен эшләп йөриләр, заманасы шул, — дип сөйләде Венера Ганиева.

Фестивальне халыкара статуслы итү максатын оештыручылар Әлфия Авзалованың төрле телләрдә җырлавы белән аңлата.

— Әни чыгыш ясамаган, ул аяк басмаган сәхнә, төбәк безнең илдә калдымы икән? Әни 17 чит телдә җырлый белә иде. Кайсы гына илдә чыгыш ясаса да, аны зурлап, яратып кабул иттеләр. Ул җырлаганда аңа кушылып җырлыйлар иде. 1978 елда Венгриядә а капелла венгрия гаммасын җырлады, шул чагында халык аны җиде тапкыр җырлатты!» — дип искә алды җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова. — Әни белән Гөлшат апа Зәйнәшева барлык җырларны икесе тәрҗемә итте. Әни, син анда нәрсә язылганың аңлыйсыңмы соң? — дип сорый идем. «Аңламасам да, беләм. Мәхәббәт, ярату һәм сөю турында язылган алар», — дия иде.

“Фестивальдә катнашу өчен Америкадан шалтыраттылар”

Фестивальдә катнашырга Һиндстан, Палестина, Америка, Уфа солистлары теләк белдергән.

— Фестиваль турында татар конгрессы делегатларына, чит ил вәкиллекләренә хәбәр иттек. Монтанада яшәүче бер американка фестивальдә катнашырга теләк белдерде. Бәйгедә башкару өчен ул әнинең бер яраткан җырын тәкъдим итүемне сорады. Мин аңа ватсап аша әнинең репертуарындагы җырларны җибәрдем. Венера Ганиева «Җомга», «Күбәләк», «Кил иркәм» җырларын җырлап, мессенджер аша җибәрде. Катнашучы кыз әнинең «Күбәләк» җырын сайлады, аңа көе аеруча ошаган. Америкада яшәүче кыз «Кил, чибәрем» җырын да ошатты. Әхмәт Ерикәй шигыре, Рөстәм Яхин музыкасына язылган әлеге җыр берәүне дә битараф калдыра алмый.

Гәрәп Әмирлекләреннән дә шалтыраттылар. Әлеге солистларга да әнинең репертуарыннан җырлар юлладык. Кайбер җырлар белән алар таныш булып чыкты. Мин әйттем: сез шул җырны җырлагыз, әмма татарча җырлагыз, дидем.

— Катнашучыларга барлык шартлар да тудырырга тырышабыз. Аларны фестивальдә көтәбез, үзенчәлекле чыгышлары белән безне таң калдырырлар дип уйлыйбыз, — диде Венера Ганиева.

Фестивальдә катнашучылар академик вокал, халыкчан башкару, эстрада, джаз, хор, остаз һәм укучы, нәфис сүз, хореография номинацияләрендә көч сынашачак.

— Катнашучыларга кискен таләпләр куелмады. Җырчыларга Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар башкарырга туры киләчәк. Фестивальдә халык җырларын гына түгел, джаз һәм классик әсәрләр башкарырга мөмкин, бернинди чикләүләр дә юк. Профессиональ конкурс булгач, уку йортларында укыган егет-кызларны күрәсебез килә. Ул алар өчен алдагы тормышта үз юлларын табарга зур этәргеч булыр иде, — ди Венера Ганиева.

Фестивальдә яшь талантларның чыгышына мәртәбәле жюри — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, җырчы Алинә Шәрипҗанова бәя бирәчәк. Жюри әгъзалары арасында Америка һәм Кытайдан килгән абруйлы шәхесләр булуы көтелә.

Фестиваль ТР мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, ТР президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, Казан дәүләт мәдәният институты, Рус-Америка фонды ярдәме белән оештырылачак.

Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале ике елга бер тапкыр уздырылачак. Фестивальнең төп максаты — талантлы яшьләрне ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.

— Бездә конкурслар уза да, онытыла. Безнең төп максат — фестивальдә җиңү яулаган лауреатлар белән гастроль турга чыгып китү. Беренче дәрәҗә лауреатларына РФ һәм ТР буйлап гастроль турда катнашу мөмкинлеге бирелә. Иң-иңнәре белән Мәскәү, Оренбург, Чиләбе, Санкт-Петербург, Уфа, Ташкентка барырга хыялланабыз. Анда яшәүчеләр безне күптәннән концертлар белән чакыралар, — диде Венера Ганиева.

Фестиваль-конкурсның Гран-при иясенә сольный альбом яздыруга сертификат бирелә һәм гастроль турда катнашу мөмкинлеге булачак. Бүләкләр табуны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка йөкләгәннәр. Ул фестивальнең продюсеры булачак.

Зөлфия Нигъмәтҗанова әлеге фестивальне уздыруны Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та хуплавын әйтте. «Халыклар дуслыгына бик зур нигез булып тора. Татарстан өчен зур вакыйга булачак дигән, — дигән Шәймиев.

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram