Сөмбел Билалова ике эштә эшли башлаган

 

 

«Мин электән үк телевидениегә эләгергә омтыла идем. Күрәсең, вакыты килеп җитмәгән булгандыр. Мин һәрвакыт сәләтемне төрле яктан бәяләргә тырышам. «Эшләсәң әйбәт эшлә, белмәсәң бөтенләй тотынма» дигән принцип белән яшим.+

Әлбәттә, эштә мондый алым һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр алып килми, кайвакыт үземне артык түбән бәяләгәнемне сизәм.
Узган елдагы кастингта катнашуыма бик җитди карадым. Сайлап алу нәтиҗәләре озак булмау сәбәпле, ул минем баштан бөтенләй чыгып киткән.
Шул ук вакытта Казан хакимиятеннән эш тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым. Берничә көннән соң кастингны да уңышлы узганым билгеле булды. Шулай итеп, җайлаштырып, ике эштә эшли башладым», — дип сөйләгән Сөмбел Билалова Сәхнәжурналына.
 Чыганак:Матбугат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram