“Бигеш” аэропортыннан октябрь аенда Дубайга рейслар ачылачак

 

 

Татарстанлылар 23 октябрьдән башлап Дубайга туры рейс белән “Бигеш” аэропортыннан оча алачак. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бигеш” аэропорты Гарәп Әмирлекләренә туры рейс булдыру турында “Анекс Тур” туроператоры белән сөйләшкән. Очышларны Azur Air Boeing 737-800 авиакомпаниясе башкарачак, анда 189 кешегә урын каралган.

Авиарейслар “Бигеш” аэропортыннан атнага бер тапкыр кичке яки төнге вакытта булачак.

“Анекс Тур” туроператоры һәм “Бигеш” аэропорты самолет урыннары тулы буласына өметләнә.

Әгәр дә рейс популяр булып китсә, рейслар саны атнага ике тапкырга кадәр арттырылачак.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram