«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә биш елда 15 меңгә якын кешегә булышлык күрсәтелгән

 

 

 

Казанның «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә биш ел эчендә 15 меңгә якын кешегә булышлык күрсәтелгән. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярдәм» комплексы укыту-тернәкләндерү үзәген һәм «Ярдәм» мәчетен үз эченә ала. Тернәкләндерү үзәге сукырлар һәм начар күрүчеләр, чукраклар, ДЦП белән авыручылар, коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар һәм Даун синдромыннан интегүче кешеләр өчен курслар үткәрә.

Үзәкнең башка шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торагы, ашханәсе, дәвалау һәм массаж бүлмәләре, компьютер һәм уку сыйныфлары, китапханәсе, типографиясе бар. Һәр төркемдә берничә дистә кеше шөгыльләнә. «Ярдәм» фонды шулай ук тернәкләндерү курсы үтәргә килүчеләрнең юлына да түли.

«Ярдәм» мәчете аң-белем бирүгә зур игътибар юнәлтә, биредә ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары оештырылган.

Мәчеттә шулай ук теләгән һәркем өчен изге Коръәнне яттан өйрәнү буенча курслар үткәрелә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram