Казанда Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиант салынган савытын урлаганнар

 

 

Казан аэропортында билгесез затлар Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиантлар салынган савытын урлаган. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Әлеге хәл 11 июльдә булган. Зыян күрүче Татарстан башкаласына зәркән күргәзмәсенә килгән компания вәкиле булып чыккан.

Ир-ат шәхси сак хезмәткәрләренә кыйммәтле асылташлар салынган савытларны төреп бәйләргә кушкан,. Әмма шулвакыт бу процесска ике билгесез кеше килеп кысылган. Алар ярдәм итәбез дигән булып, сиздермичә генә кыйммәтле ташлар салынган бер савытны урлап, билгесез юнәлештә юкка чыккан.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram