Казанда чит ил туристлары өчен иң популяр урыннар исемлеге билгеле

 

Экспертлар футбол буенча Дөнья чемпионатына чит илләрдән килгән җанатарларны Татарстан башкаласында нинди истәлекле урыннар җәлеп итүен ачыклаган.

Беренче бишлеккә “Казан-Арена» стадионы, “Казан” үзәгендәге Фан-фест территориясе, “Казан” үзәге, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете кергән.

Исемлектәге унлыкның икенче бишлегенә «Казан-Пассажир» станциясе, “Казан-Арена” футбол стадионы» тукталышы, Кремль яр буенда Җанатар паспорты бирү үзәге, Үзәк стадион кергән.

Иң популяр урыннар исемлегендә Петропавловск соборы, Игенчеләр сарае, “Боҗра” һәм “Мега” сәүдә үзәкләре, “Кремль”, “Тукай мәйданы” һәм “Кәҗә бистәсе” метро станциясе, Үзәк универсаль кибет (ЦУМ) да бар. Җанатарлар “Казан мәчесе” һәм “Шүрәле” сыны янында да еш булган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram