Зөя утрау-шәһәре музее хезмәткәрләре чүлмәк ясарга өйрәтте

 

 

 

IT-паркта Зөя утрау-шәһәре музей-заповеднигы хезмәткәрләре кул эше осталары һөнәрләре белән таныштырдылар. Биредә чүлмәк ясау, агачтан бәйләү, кылыч белән сугышу мастер-класслары үтте.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зөя шәһәр утравында чүлмәкче булып эшләүче Евгений Иванов белән чүлмәк ясау эше нечкәлекләре турында сөйләште. “Мин чүлмәкче булып 28 яшьтән бирле эшлим. Инде 31 ел рәттән чүлмәкләр ясыйм. Мин бу өлкәдә эшли башлаганда яхшы чүлмәкчеләр бик аз иде. Мин аларны эзләп, үзем дә шушы эшкә кереп киттем. Чүлмәк ясау нечкәлекләрен Түбән Новгородта өйрәндем”, — диде ул.

Евгений Иванов чүлмәкләрне ут булмау сәбәпле йомык күз белән ясый белүен әйтте. “Чүлмәкләрне йомык күз белән ясарга өйрәнәм әле дип, махсус күзләремне йомып өйрәнеп утырмадым. Мин эшләгән һөнәрханәләрнең берсендә гел утны өзәләр иде. Башта шәм куеп эшләдек. Соңыннан күз ияләнде. Мин яхшы технолог һәм яхшы чүлмәкче, шуңа күрә минем Зөя шәһәр утравында үз командам бар. Минем өчен бу эш хәзер инде бик җиңел”, — диде Евгений Иванов.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram