Илсөя Бәдретдинова: “Тормышыма тыкшынганны кичермим”

 

Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты.+

Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачык­ладык.
– Күптән түгел Лениногорск районының Керкәле авылында булып кайттык. Анда әле дә сезнең Илфак Шиһапов белән журналист булып йөргән чак­ларыгызны хәтерлиләр.
 
– Хәтерләми ни, ул бит минем әнинең туган авылы! Керкәле авыл җирлегенә Тукмак дигән бәләкәй генә авыл керә. Ул авыл сүнеп-сүрелеп бара иде. Ләкин соңгы елларда туган нигезләренә кайтып яши башлаучылар кү­бәйде. Авыл тернәкләнеп килә. Күрше Иске Шөгер авылы исә – минем туган авылым. Анда әти яши. Мөмкинлек булганда кайтып йөрибез, ара ерак бит, 300 чакрым…
– Җәйге ялны ничек үткә­рә­сез?
– Гадәттә авылга кайта идем дә, шуның белән шул була иде. Быел кайныйм. Улым үсеп килә, аның үз мәшәкатьләре. Аңа әле анда, әле тегендә барырга кирәк. Хәзерге вакытта актерлык сәлә­тен үстерә һәм кинорежиссурага өйрәтә торган “Алга” дигән лагерьда ял итә. Үзенә бик ошый, чөнки әледән-әле Мәскәү режиссерлары осталык дәрес­ләре үт­кәрә, төрле биремнәр эшләтә. Бу лагерь җәй көне генә түгел, ел дәвамында һәр каникулда оештырыла. Җәйгесе – иң озыны. Шу­ңа күрә мин, улымны биредә калдырып, тыныч күңел белән авылга кайтып китә алмыйм. Ә күңел барыбер авылга тартыла… Икенчедән, яңа, катлаулы  концерт программасы әзер­лим. Анда татарга бик үк хас булмаган этнорок юнәлеше дә булачак. Сизеп торам: кайберәүләр кабул итмәячәк. Чөнки безгә түбәтәй белән читек һәм акапеллага башкарылган “Карурман” гына хас дигән фикер яши. Бу кагыйдәгә сыешмаганнар җырчы түгел. Мине исә бервакытта да аңлама­дылар. Аңа карап кына тукталганым юк, үз юлымнан барам да барам. Күңелем шулай куша чөнки. Программа да “Күңел куша” дип атала. Анда иркенлек, төрле кир­тәләрдән азат яланаяк­лы табигать баласы чыгышы да булыр. Мо­ның өчен төркемгә яңа кешеләр алдык. Якутиядән монда килеп укучы кыз бала үзем өчен дә ачыш булды. Ул җән­лекләр телен аңлый, алар белән аралаша ала. Бер күңелсез чакны урманга чыгып киттем дә юри генә бүре булып улап карадым, бүреләр миңа җавап кайтардылар, ди. Аийсхаана – бик чис­та күңелле бала.  Бер сүз бе­лән әйт­кәндә, табигать баласы. Икенче табышым – Илнур Колах­мәтов – Башкортстан егете. Татарстанда тамак төбе белән җырлаучы бердәнбер артист ул. Тамак төбе белән җырлау – Алтай, Якутиядә, Тыва якларында киң таралган уникаль күренеш. Аның өчен тамак төбе төзелеше бүтән төрле булырга тиеш. Аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Кыскасы, төркемдә бер генә очраклы кеше дә юк, музыкантларым, артистларым – барысы да үзенчәлекле, талантлы кеше­ләр. Шуңа күрә концертка курыкмыйча биш төрле юнәлеш керттек. Болар – татар халык җырла­ры, рок, этнорок, ретро җырлар, европа сти­лендәге чыгышлар. Этнорок татарда әле юк, минем аны кертеп карыйсым килә. Үзе­мә бу юнәлеш бик туры килә.
– Чыгышлар турында сүз чыккан икән инде, арзанлы клипларга, бер калыптагы чыгышларга карата фикереңне ишетә­се килә.
– Татар эстрадасында җыр­чылар бик күп. Бу халыкка сайлау мөмкинлеген арттыра. Мисалга бер бәләкәй генә районны алыйк. Айдагы 30 көннең 20сен­дә анда концерт билгеләнгән. Бер районга шушы кадәр концерт ничек күп булмасын инде?! Әйтик, минем киләсе елга апрель аена бө­тен көннәргә дә концертлар бил­ге­лән­гән. Чөнки алдан сөй­ләшеп куй­масаң, районнарга кереп булмый. Ләкин бу – әйбәт күренеш. Артист­ларның күп булуы сыйфатка илтә. Монда кыргый табигать законы. Йә син ха­лыкның игътибарын яулап ала­сың, йә юк. Монда сыйфатлы клип кына яр­дәм итә дип уйламыйм. Мә­сә­лән, минем бюджеты 10 мең сумнан артмаган “Ачы тау” клибын ничә еллар буе әйлән­дерәләр. Бу бит шулкадәр арзанлы клип. Аннан соң 100әр меңлек клиплар тө­шерелде, алары алай ук популяр булып китә алмады. Сыйфатлы клип әле ул дәрәҗәле җырчы дигәнне аңлат­мый. Җыр­чының дәрәҗәсен халык үстерә, шул ук вакытта юк итәргә дә мөм­кин. Минем клипларым юк иде диярлек. Соңгы ике елда гына төше­релә башлады. Аңа карап кына Илсөя Бәд­ретдинова булудан туктамадым.
– Клипның әһәмияте, бәл­кем, зур да түгелдер, әмма үз стилең булмау – үз йөзең булмау кебек бит ул, килешә­сең­дер.
 – Анысы белән килешәм. Әле күптән түгел бөтенебезгә дә мәгъ­лүм, исемле җырчылар бе­лән бәхәс булды. Алар, Фирдүс Тямаев кеше түгел, әллә нәрсәкәй җырлый, диләр. Данир Сабиров та җырчы түгел, әллә җырлый, әллә бии, белеп тә булмый икән. Гүзәл Уразова дәрәҗәле җырчы булган, хәзер ул да әллә нәрсә эшлә­гән. Илсөя Бәд­ретдинова шулай ук кеше түгел, Элвин Грей турында әйткән дә юк. Бусы да кеше түгел, тегесе дә кеше түгел… Кыскасы, кассага эшли торган җыр­чыларны юк итеп аттылар. Ә кем соң ул кеше? Глава белән сөй­ләшеп зал тутыручы җыр­чы­лармы? Мин, мәсәлән, бервакытта да үз концертыма халыкны куып китермәдем. Болар бетереп аткан җырчыларга да халык үзе бара. Халык бит дивана түгел, ул күңеле кушкан җырчыны сайлый. Опера – югары сәнгать. Ул булырга тиеш, сүз дә юк. Анда югары белемле, чын мәгънәсендә профессионаллар чыгыш ясый. Әмма минем күңелем аны кабул итми. Аларның, әлбәттә, үз тамашачысы бар. Ләкин ул тамашачы мин түгел. Татар халык җы­рын опера тавышы белән җырлый башласалар, елыйсым килә. Чөнки сүзләрен аң­ламыйм. Бабайлар көтү көткәндә язган җырлар дөрес техника белән җырлан­гандыр дип уйламыйм. Курадан кураен ясап алган да, агачка сөялеп, елый-елый эчен бушаткан ул. Шуңа күрә татар халык җыр­ла­рында урман, дала кү­ренешләре бар. Дөрес аңлагыз, үзем­не беркайчан да җырчыга санамадым. Ләкин минем тамашачым бар. Алар миңа үзләре килә, минем аларга әйтер сүзем бар. Концерт вакытында без бергәләп җыр­лыйбыз, көләбез, кайчак елыйбыз да. Халык сорау бирә, мин үз фикеремне әйтәм, кайчак бәхәс башлана. Анда тел мәсьәләсе дә кү­тәрелә, дин дә… Бәлки алар җыр тың­ларга гына түгел, сөй­ләшергә дә килә торгандыр.
– Чакыру билетлары өлә­шәсеңме? Радик Юлъякшин, мә­сәлән, чакыру билетларына тис­кәре мө­нә­сәбәтен белдерде.
– Белмим, каян кергән гадәттер ул? Районнарда хакимият егер­мешәр билет калдыруны сорый. Менә шушы күренеш аркасында билет алып карарга теләгән халыкны борып кайтарган чак­лар да була.  Әбием усал, ләкин бик гадел иде. Мин аның тәр­биясендә үстем. Ул болай ди иде: мохтаҗ­ларга, гарип­ләргә, фә­кыйрьләргә ярдәм итәр­­гә кирәк. Күрсәтеп йөрмим, әмма шулай эшлим. Фотога төшеп, дөньяга күрсә­тер өчен түгел, күңел кушканга. Шуңа кү­рә район­ның иң акчалы кешелә­ренә клуб мөдире аша чакыру кәгазен бирүне кабул итә алмыйм. Райондагы иң мохтаҗ ке­шеләр шушылар булып чыга, кү­рәсең. Аның каравы пенсионер әбиләр, бабайлар, студентлар – бө­тенесе дә билет сатып алып килә. Шул клуб мө­дире әле, без­нең җитәк­че­ләргә, сезне хөрмәт итеп концертка кил­гән­нәре өчен рәх­мәт әйтегез инде, яме, ди. Бөтен ыру-каби­ләсе бе­лән концертны бушка караганы өчен мин аңа өстәп рәх­мәт тә әйтергә тиешме? Аренда өчен түлим, билетны сатам, дәү­ләткә тиеш булган салымын, башкасын түлим, төркемемне ашатам, 3 сәгать тере тавышка концерт куям да башымны бәрә-бәрә рәх­мәт укырга да тиеш икән әле. Бу әйбергә шаккатам. Әле алар билет бүлешкәндә үпкәләп бетәләр. Әй­тик, кайчак арткы рәтләр буш кала. Чөнки һәрвакыт ачык кассага эшлим, шуңа бөтен җирдә дә шыгрым заллар дип әйтә алмыйм. Кайсы җирдә рәт­тән 3-4 концерт куям, ә кайбер җирләрдә ярты гына зал була. Шунда, залыгыз барыбер тулмаган, әйдәгез, хакимият кеше­лә­рен кертик инде, алар бит сезне яраталар, концертыгызны ка­рый­сылары килә, диләр. Зарлана торган гадәтем юк, ләкин мин – Казан уртасында гөрнәдир гәү­дәле ул үстерә торган ялгыз хатын. Һәм ул концертларга кызык өчен чыгып китмим. Бу концерт баламны, үземне, төркемдәге ун кешенең гаиләсен туендыра. Шуның кадәр ярата торган җыр­чысы булгач, нишләп билет ала алмый соң ул? Бу күренеш үзгәр­сен иде. Ләкин мо­ның өчен кеше­нең дөньяга карашы үзгәрергә тиеш. Андый аңла­тып булмый торган әйберләр шактый инде ул. Әйтик, соңгы вакытта, тәмам кеше булдыгыз инде, безнең белән фотога да төш­мисез, дип язалар. Ул, гадәттә, бер кеше була. Син берничә мең кешегә җырлап торасың, ә ул сәхнәгә сикереп менә дә фотога төшә башлый. Шунда “убери микрофон, лицо закрываешь” дип әрләп тә ала. Синең тамашачыга эшләвең аңа өч тиенгә дә тормый.
– Тамашачы сине йә бик нык ярата, йә күралмый. Ур­талык юк…
– Һәрбер кешенең үз фикере, аларның барысын да яратам. Кеше начар карашын төгәл итеп язарга җөрьәт иткән икән, аңа хөрмәт белән карыйм. Татарны фикер әйтә белмәве бетерә. Яратмаганын әйтә алган кешегә молодец дим. Чөнки аның фикере барыбер колакка керә, мин уйланам, сәбәбен эзли башлыйм. Ләкин бер искәрмә бар. Улыма кагылалар икән, ул чакта дөнья­сын күтәреп бәрәм. Шәх­силеккә күчүне кичермим.
– Нариман сиңа язган сүз­ләрне, язмаларны күзәтеп барамы?
– Ул барысын да укый. Начар сүз булса, икәү уртага салып сөй­ләшәбез. Синең анаң – бик начар кеше, ләкин без сине яратабыз, син түз инде, дип язалар. Ә бит бу 14 яшьлек баланың мин­нән башка беркеме дә юк. Мин – аның өчен авторитет, яшәү чыганагы. Ке­шеләр аңа шушы эч­тәлектәге хат язганда, бу бала анасыннан биз­сә юкка чыга бит инде, дип, бер дә уйламыйлар микәнни? Үзем һәрбер эшемне Нариманны күз уңында тотып эшлим. Балага зыяны булмасын дип, кат-кат уйлыйм. Ярый әле ул акыллы бала, яхшыны яманнан аера белә. Яхшы, миннән биздер­деләр ди. Бу акыллы башлар аны тәр­бия­ләр, карармы соң? Кайчак ничек шулкадәр түбән дәрәҗәдә булырга кирәк бит дип шаклар катам. Эчеп кибет бусагасы ас­тын­да тәгәрәп ятсаң да, сине сү­гәчәкләр. Шул ук кибет яныннан кыйм­мәтле машина белән үтеп китсәң дә сүгәчәкләр. Шуңа күрә миңа барыбер, мин үз юлымнан барам. Тәүле­генә 4 сәгать кенә йоклыйм, чөнки һәрбер минутым исәптә. Боларга өстәп спортзалга йөрер­гә дә вакыт табам. Чөнки ул минем эшем, сәламәтлегем өчен кирәк. Ә менә кичтән сериаллар карап утырырга, кеше гайбәтен сөйләргә дә минем вакытым юк.
– Илсөяне Илфак җырлары гына кеше итте, хәзер ул җырлар юк, Илсөя дә юкка чыгачак дип фараз кылдылар. Аңа карап тамашачың киме­мәде.
– Илфак җырларының үз вакыты иде, хәзерге җырларның – үз вакыты. Бүген Илфак җыр­ларын башкарырга ярый дигән рөхсәт кәгазем булмаса да, ул җырларны җырлыйм. Җырлама­саң, онытылачак. Аның җырлары белән акча эшли диючеләр дә бар. Әле Илфак исән чагында ук концерт программасы төзелгән иде инде. Күпчелек җырларны төшереп калдырып, Илфакның җырларын тыктым. Быелгы программага да тыгам. Теләсә нәрсә әйтсеннәр, миңа барыбер. Чөнки беләм: ул җырлар яңгырарга  тиеш. Мин каршы түгел, башкалар да җырласыннар. Җырлыйлар да. 5 апрельдә филармониядә Илфакны искә алу кичәсе булды. Аннан соң да, тагын акча эшләп алды, дип әй­тү­челәр табылды. Белгән кеше андый эшнең чыгымлы икәнен аң­лый. Минем исә гайбәт таратучыларга исем китми.
– Мәскәү концертында Радик Юлъякшин, үз көчең белән үз юлыңны табуыңны күз уңында тотып,  татар эстрадасында хөрмәт иткән кешем – Илсөя Бәдретдинова, диде. Үзең кемнәрне хөрмәт итәсең?
– Бөтенесенә дә хөрмәт белән карыйм. Зөһрә апа Шәрифуллина белән  Хәмдүнә апаны яратам. Эс­традага чыкканда, син Хәм­дү­нәнең кызымы әллә, дип тә әй­тәләр иде. Бу ике шәхес мине үз кызларыдай якын итә. Болар беркайчан да кеше сөйләми, бүген популяр булган җыр­чылардан көнләшми, кире­сенчә, киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Ә инде Радик Юлъякшинга килгәндә, мин төптәнрәк карап, мондый фикердә: татар телебез дип күкрәк кагып тәкрарлап йөргән җитәкче кешеләр эшли алмаган эшне башкорт малае Радик Юлъякшин берүзе башкара. Чөнки татар булып та бер сүз татарча аңламаган балалар, стадионнар тутырып, Радикка ияреп татарча җырлар җырлый башлады. Афә­риннән башка бер сүз юк.
– Хәмдүнә апа “Хәмдү­нүш”е белән вакланмадымы икән?
– Хәмдүнә апа гомер буе ничек яшисе килсә, шулай яшәде. “Хәм­дүнүш“е белән  ул без кабул иткән өлкән кеше образын җи­мерде. Юкса бит ул да Путиннан башлап урам этенә кадәр сүгеп, кеше чәйнәп эскәмиядә утыра алыр иде. Ә ул яши! Рәхәтләнеп, үзе теләгәнчә яши! Сокланам аңа! Йөрәгенә тимер куйдырып кайтты да, шул хәл­не мәзәк итеп, мин – Терминатор, дип сөйләп йөрде. Күп тә үтмәде сәхнәгә чыгып рәхәтләнеп җыр­лады да. Менә нинди була ул – яшәү!

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Чыганак: Ватаным Татарстан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram