«Булгария» һәлакәте корбаннарына багышланган митинг узды

 

Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Булгария» теплоходы һәлакәте корбаннарына багышланган митинг булды.

Искә алу чарасы бүген Кама Тамагы районының Сөйки авылында, «Булгария» фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янында узды.

  • 2011 елның 10 июлендә Кама сусаклагычында Сөйки авылы янында көндезге беренче яртылар тирәсендә «Булгария» теплоходы давылга очрады. Берничә минут эчендә су тулып, «Булгария» төпкә китте. Бу вакытта теплоходта 201 кеше булган.

«Арбат» һәм «Дунайский 66» суднолары «Булгария» теплоходы пассажирлары һәм экипаж әгъзалары утырган шлюпкалар яныннан узып киткән. Һәлакәткә юлыккан кешеләргә «Арабелла» лайнеры ярдәмгә килгән.  Исән калган пассажирларга беренче ярдәмне «Арабелла»да күрсәтәләр. Аларны ризык, кайнар чәй, кием-салым белән тәэмин итәләр.

  • Әлеге фаҗигадә 122 кеше һәлак булды, шуларның 28е – балалар.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram