Бүген хезмәттәшебез Лилия Гатинаның туган көне! 

 

Бүген хезмәттәшебез, «Күңел» радиосының иң яшь алып баручысы — Лилия Гатинаның туган көне! 💐💐💐Котлыйбыз! ❤

Лилиякәй! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Матур сүзең ләйсән кебек сусаганда,
Шифа кебек сызлаганда күңел кылы.
Кешеләргә бүләк иткән шушы сүздән
Башланадыр сине көткән бәхет юлы.

Бәхет бит ул — ныклы сәламәтлек.
Гөрләп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер юлларында,
Күңелсезлеклэргә юлыкма.

Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,
Хылларың якты.
Тормыш күгең гел аяз,
Күңелеңдә гел яз булсын!!!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram