Җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди

 

Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты. Җырчы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ни өчен бу рекламада төшүе турында сөйләде.

Афиша татар филологиясе бүлегенә укырга керергә чакыра: “Кая укырга керүеңне сайладыңмы әле? Бу – бик мөһим адым. Шәхсән мин КФУның татар филологиясе бүлегендә белем алдым. Татфак – ул гаҗәеп дөнья… Андагы иҗади мохит, зыялы мөгаллимнәр, нәзакәтле әңгәмәләр, тәэсирле һәм онытылмас кичәләр фикерем үсешенә һәм иҗади юлымның формалашуына зур этәргеч булды. Син дә тәвәккәллә! Олы юлга старт монда башлана!”
“Миннән афиша ясарга рөхсәт сорадылар, мин бик теләп ризалаштым. Абитуриентларга татар филологиясе бүлегенә укырга керергә киңәш итәм. Мин үз белгечлегем буенча эшләмәсәм дә, аның бернинди дә зыяны юк. Миңа калса, татар теле – өйрәнүчеләр өчен җиңел тел. Мин сөйләм телен генә түгел, ә гомумән, татар дөньясының гореф-гадәтләрен, йолаларын, шагыйрьләрне, зур шәхесләрне беләм. Мәсәлән, чит төбәккә чыгып китеп, Сабан туйларындагы милли уеннарда үзгәрешләр кергәнен күрсәм, төзәтеп җибәрәм. “Син Казаннан, күбрәк беләсең икән”, дип әйтүчеләр бар. Чит илгә барсаң да, андагы милләттәшләребез белән татар телендә аралашып, әби-бабаларыбыз өйрәткән борынгыдан килгән йолаларны аңлатасың, шундый рәхәт булып китә!”, — дип сөйләде агентлыкка Илназ Баһ.
“Нишләп әле безнең балалар маңкорт булырга тиеш? Борынгыдан килгән гадәтләрне киләсе буыннарга тапшыру мөһим. Мин туганнан бирле татарча сөйләшәм: татар балалар бакчасына йөрдем, татар классында укыдым, соңыннан училищеның татар бүлегенә кердем, шунда да “бу миңа авыр, татар теле миңа кирәк булмаячак” дип чыгып китүчеләр булды, ә мин укыдым, китмәдем. Педагогика институтының татар теле һәм татар әдәбияты бүлеген тәмамладым”, — диде Илназ Баһ.
Илназ Баһ Татарстанда яшәгән кешеләр татар телен белергә тиеш дип саный. “Тел бетсә, дин дә бетәчәк. Тел бетсә, авыллар, мәктәпләр юкка чыга. Педагогика университеты ничә еллар дәвамында тел буенча күпме укытучылар, белгечләр әзерләгән. Авылдан килгән гап-гади кешеләрдән чын шәхесләр калкып чыккан. Үзебезнең җиребездә, дәүләтебездә туган телебездә сөйләшмәсәк, ул бетәчәк. Мин башка телләрне өйрәнергә кирәкми дип әйтмим. Кемдер, телләр өйрәнеп, чит илгә китеп, шунда төпләнеп тә кала. Үзебез яши торган җирдә телне сакларга кирәк, телне өйрәтмичә калдыру – зур ялгышлык”, — дип белдерде автор-башкаручы.
Илназ Баһ фикеренчә, татар теле юнәлешен тәмамлаган кеше һәрвакытта да үз юлын таба алачак. “Моңа кадәр дә бит күпме кеше укытучы, фәнни юнәлештә тел белеме буенча белгеч булган, докторлыкта, аспирантурада белем алган. Шәхсән миңа Фоат абый Галимуллинның лекцияләрен тыңлап утырырга рәхәт иде, ул белемнәр безгә кирәк буламы, юкмы – эш анда түгел. Галимнәр дә бит белгеч булабыз димәгән, тора-бара, укый-укый гына зур дәрәҗәгә ирешә алган”, — диде ул.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram