Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Тигәнәк яман шешкә каршы кулланыла, шикәр авыруыннан, буыннар авыртканнан да файдалы»

 

Җәй ул җиләк кенә түгел, дару үләннәре дә җыю чоры. Бу вакытта витаминнар бакчада, урманда үсә.+

Халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова белән без аларны дөрес итеп җыю һәм киптерү, җәй нигъмәтләреннән нәтиҗәле итеп файдалану ысуллары турында сөйләштек.
Фирая ханым әйтүенчә, үләннәр җыйганда, «Питрау җитте – җәй бетте» дигән гыйбарәгә таянырга кирәкми.
– Питраудан соң җыелган дару үләннәренең шифасы бетә ­дигән сүз белән килешмим. Аларны җыйган кеше һәр үләннең кайчан чәчәк атуын, кайчан көч туплавын һәм кай­чан җыярга кирәклеген үзе белә. Бер республикада яшәсәк тә, ­көньяк һәм төньяк районнарда үләннәр бер үк вакытта чәчәк атмый. Әйтик, без үләннәрне Арчадан җыя­быз, анда Казан белән ике атнага аерма бар. Арчада миләш чәчәк кенә атып утырса, Казанда ул җимеш җыя башлаган. Кайсыбер районда яңгыр­лар күп, кайсыдыр якта алар бөтенләй яумый. Үләннәр үсешенә бу фактор да тәэсир итә, – ди ул.
Дару үләннәренә килгәндә, хәзер җиләк арасында үсә торган төк чәчәк (манжетка), бака яфрагын (подорожник), җиләк яфракларын, үги ана яфрагын, ромашка, кычыткан, тәкәмөгез (кандала үләне, донник), цикорий, меңъяфрак (тысячелистник), хан үлән (иван-чәй), канлы үлән (чистотел), чәчәк аткан булса, эт тигәнәген (репешок), кыр наратбашы (хвощ полевой), каен яфрагын җыярга була. Чәчәк аткан бөтен үсемлекне дә җыя аласыз дип әйтергә мөмкин, алар хәзер бер-берсе белән ярыша-ярыша үсә.
– Үләннәрне иң яхшысы чормада яки җилләтелә торган бинада киптерү. Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерегез. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлый. Берәр көннән икенче ягына әйләндереп киптерәсе була. Ромашка, мәтрүшкәләрне бәйләм итеп җыеп элеп тә киптерә аласыз. Каен яфрагын да миннеккә җыйган кебек бәйләп киптерегез. Үлән тамырларын исә кояшта киптерергә кирәк, – дип киңәшләрен бирә халык табибы.
Фирая ханым газета укучыларыбызга сыналган бер рецепт та тәкъдим итә. Әмма аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Өч литр әче суга бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы һәм марляга төенчек итеп бәйләп куелган кечкенә генә бер ботакчык канлы үлән саласыз (яфрагы, чәчәге һәм тамыры белән бергә алып яхшылап юасыз). Банканы ун-унбиш көнгә караңгы урынга куясыз. Аннары сөзеп алып, суыткычта саклыйсыз. Төнәтмәне бер аш кашыгы эчә башлап, акрынлап стаканның өчтән бер өлеше кадәр эчә аласыз. Кимендә ике атна эчәсе була. Яман шешкә каршы да, канны чистарту өчен дә кулланырга була бу рецептны. Кыш көне исә киптергән канлы үлән кулланасыз.
– Канлы үләннең согы белән сөялләр, папилломавирусларны да яндыралар. Әмма аның белән бик сак эш итәргә кирәк, чөнки ул яндыра. Ачык яраларга да кулланмас­ка киңәш итәм. Канлы үләннең согын эчүчеләр дә бар, аны бик-бик аз дозада, су белән кушып, аеруча сак эчәргә кирәк. Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп эчә аласыз, ул бөерләргә, буыннарга яхшы. Ярты литр кайнап чыккан суга биш-алты яфрак салып төнәтәсез, – дип дәвам итә Фирая ханым. – Каен яфрагы башка бик күп үләннәр белән дус. Шунда ук карлыган, кура җиләге, сырганак (облепиха), гөлҗимеш, миләш яфрагын да сала аласыз. Күп кенә бакчачылар корткычларга каршы җимеш куакларына химикатлар сибә. Андый куаклардан алынган яфрак­ларны кулланырга ярамый. Шактый вакыт үткәч, химикатлары очып беткәч кенә ярый.
Тигәнәкнең дә файдасы зур икән. Чәчәк аткан тигәнәкне футбол тубы кадәр итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куясың. Бер данә тигәнәкне бер чынаяк кайнар суга салып эчәсең. Ул шулай ук яман шешкә каршы кулланыла. Шикәр авыруыннан, буыннар авыртканнан да файдалы ди. Кычытканга килгәндә, аны каны куе булган кешегә күп кулланырга ярамый.
– Зарары булудан курыксагыз, үләннәрне үзләрен генә кулланмагыз, берничә төрлесен салып катнашма итеп төнәтегез, чөнки алар бик аз дозада салына. Үләннәр күп булган саен яхшы. Бер үлән кан басымын күтәрә, икенчесе төшерә, берсе канны куерта, икенчесе сые­гайтырга мөмкин. Кемнеңдер ашказаны кислоталылыгы югары, кемнеңдер ул түбән. Боларны бөтен кеше дә белеп бетерми, ул тәҗрибә белән килә. Шуңа да фитотерапевт белән киңәшләшегез. Үләннәрне термоста төнәтмәскә кирәк. Үләннәрнең энергетикалары болай да көчле, термос аларның сыгынтысын (вытяжка) тагын да көчәйтә. Бу үләннәргә генә кагыла, аларның җимешләрен, тамырларын термоста төнәтергә була. Әмма 12 сәгатьтән артык төнәтмәскә (кимендә бер сәгать).
Гипертониядән җәфаланучыларга төче тамырны үзен генә (солодка яки лакрица) кулланырга киңәш ителми, ул кан басымын күтәрә. Тагын бер киңәш: иван-чәйнең яфракларын һәм чәчәген аерым җыеп киптерү дөрес. Киптергәч, бөтен дару үләннәрен кәгазь капчыкларда, әйбәтләп киптерелгән пластик савытларда саклагыз. Үзегез җыймасагыз, аларны белгән кешедән генә сатып алыгыз. Базарда теләсә кем сата, ә аларның үләннәрне кайдан җыйганнарын да белмисез, – ди үләнче.
Тиздән бал аерта башлаячаклар. Фирая ханым әйтүенчә, юкә балын, ничек кенә файдалы булмасын, көндез эчәргә ярамый. Аны кич белән төнгә каршы гына эчәргә кирәк, чөнки ул тирләтү үзлегенә ия.
Бөтен кешегә дә файдалы булган витаминлы катнашма: яртышар аш кашыгы җитен орлыгы, расторопша орлыгы, пихта ылысы, нарат ылысы (яки бөресе), бөтнек (мята), календула, хан үлән (иван-чәй), тал кайрысы, ике аш кашыгы гөлҗимеш һәм бер аш кашыгы укроп орлыгын бергә кушабыз да бер аш кашыгы катнашманы алып, өстенә ярты литр кайнар су агызып, ике-дүрт сәгать төнәтәбез. Сөзеп, көн дәвамында берничәгә бүлеп эчәсең (ашарга 20 минут кала һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч). Бер ай эчкәч, тәнәфес ясап алыгыз.
Ютәлне дәвалау өчен әлеге катнашмага берәр өлеш үги ана яфрагы, бака яфрагы, ярты өлеш каз үләне (горец птичий, орыш), тубылгы (таволга), тәкәмөгез (донник), төче тамыр (солодка) куша аласыз.
 Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram