Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта

 

 

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта. Ил буенча тарифлар уртача алганда 4 процентка үсәчәк, дип яза «Известия» Федераль монополиягә каршы хезмәткә сылтама ясап.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге сан илнең 2018 елга социаль-икътисади үсеш фаразына туры килә.

«Әмма бу гражданинга тарифлар нәкъ менә шушы күләмдә арткан түләү кәгазе киләчәген аңлатмый», — диелә хәбәрдә.

Федераль монополиягә каршы хезмәттә ачыклык кертүләренчә, тарифларның күләмен һәр төбәк үзе билгели.

РИА «Новости» агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары Санкт-Петербург һәм Якутиядә – 6, Кемерово өлкәсе һәм Башкортстанда – 5,9, Мәскәү, Киров һәм Новгород өлкәләрендә 5,5 процентка артачак.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә