“КАМАЗ” пилотсыз машиналарын сынау Чемпионаттан соң Мәскәүдә дәвам итәчәк
ДЧ-2018дән соң “КАМАЗ” беспилотникларын сынау Мәскәүдә дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га предприятие хезмәткәре хәбәр итте.
Хәзер автоном электробусның прототибы Казанда Сибгат Хәким урамында — “Ривьера”дан Меридиан урамына кадәр йөри. “ШАТЛ” (Широко Адаптивная Транспортная Логистика) теләге булган барлык кешене түләүсез йөртә.
Әлеге транспортта Казанда турнир матчлары уза торган көннәрдә йөреп карарга була. “КАМАЗ” хезмәткәре сүзләренчә, әлеге электробуска ихтыяҗ бар – һәр көнне аннан йөзләгән кунак файдалана.
- “НАМИ” ФГУП белән бергә “КАМАЗ” тарафыннан эшләнгән пилотсыз транспорт чарасы каты өслекле юлларда цифрлы карталар, навигация системасы һәм техник күрү органнары куланылып хәрәкәт итүгә көйләнгән.
Чаллыда җитештерелгән пилотсыз транспорт чарасында Казанда 30 июньдә — Дөнья чемпионаты финалының сигездән бер матчы һәм 6 июльдә Дөнья чемпионаты финалының дүрттән бер матчы көннәрендә йөрү мөмкин булачак.
Чыганак:Татар-информ