Дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина футболчы Месси белән очрашырга хыяллана

 

 

Дөнья чемпионаты илчесе, җырчы Эльмира Кәлимуллина Аргентина җыелмасы өчен уйнаучы танылган футбол остасы Лионель Месси белән очрашу турында хыяллана. Бу хакта ул бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

“Беләсезме, иртән генә шул хакта уйланган идем. Месси белән очрашырга тәкъдим итсәләр, ә миңа берәр җиргә очарга кирәк булса, мин китми калыр идем. Чөнки бу вакыйга турында балаларга да сөйләргә була. Бу бәхет тәтесә, һичшиксез, балаларга сөйләячәкмен”, — ди җырчы.

Эльмира Кәлимуллина Чемпионатның Россиядә узуы үзе үк зур вакыйга булуын әйтте. “Хәтта футболдан күпкә ерак булган әни дә кичә минем белән футбол карады”, — диде ул.

Җырчы 30 июньдә Чемпионат финалының 1/8 өлешендә Казанда уйнаячак Аргентина һәм Франция командалары матчын түземсезлек белән көтүен әйтте.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram