Волгоградта ачык һавадагы музейда татар халкы көнкүреше белән таныштыралар

 

«Волгоград Арена» стадионы янында ачык һавада милли музей эшли башлады. Этноавылда төбәктә гомер күрүче халыкларның көнкүрешен чагылдырган мини-музейлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта казах тирмәсе, калмык һәм татарларның үзәкләре эшли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессыхәбәр итә.
Волгоград өлкәсендә 29 мең татар яши. «Без татар халкының милли йолалалары белән таныштырабыз. Милли киемнәрнең үзенчәлеге һәм чәчәкләрнең, бигрәк тә лалә чәчәкләре орнаментлары ни өчен шулай еш кулланылуы турында сөйлибез», —  дип белдерде Волгоград һәм Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе советы әгъзасы Наилә Әхмәтова.
Ачык һавадагы татар музеенда кунакларны чәкчәк, бәлеш, пәрәмәч һәм өчпочмак белән сыйлыйлар.
Биредә туристлар татарларның фольклор герое — Шүрәле белән дә таныша ала.
 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram