ЧИТ ИЛДӘ ЯЛ ИТКӘНДӘ АВЫРЫП КИТСӘҢ, КЕМ ЯРДӘМ КУЛЫН СУЗАР?

 

Автор: Светлана БАЕВА
Россия туристлары өчен иминият полисы – кәгазь кисәге генә. Әмма сәяхәтчеләр башка илдә берничә мең сумга дәвалану, хәтта үз тормышыңны саклап калу мөмкинлегеннән файдаланмый. Иминиятләштерүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт һәм иминият очрагы килеп туганда нишләргә? Әлеге язмада укучыларыбызны әнә шулар белән таныштырырга булдык.

Тәүлегенә – ике мең евро

Узган ялларда Төркиядә булган бәхетсезлек очрагында Чиләбедән ял итәргә килгән яшүсмер зыян күргән. Аны кунакханә бассейнында аңсыз хәлдә табып алганнар һәм хастаханәгә озатканнар. Хәзер малайның хәле яхшыруга таба бара.

«Дәвалану өчен кирәкле барлык чыгымнарны да иминият компаниясе үз өстенә алган. Полиста җитәрлек сумма бар. Табибларның фаразлары күңелдә өмет уята, малайның сәламәтләнеп аякка басуын көтәбез», — диелә иминият компаниясе сайтында.

Яшүсмернең гаиләсенә зур чыгымнар сарыф итәргә туры килмәячәк. Әнисе әйтүенчә, Анталья хастаханәсендә дәвалану тәүлегенә якынча ике мең еврога төшә. Бу акчаның барысын да иминият компаниясе түләячәк.

Гомуми бурыч – 64 мең доллар

Апрель аенда Таиландта денге бизгәгеннән Россия туристы үлгән. Аның иминият полисы булмаган.

«Ике хастаханәдә дәваланган өчен гомуми бурыч 1 миллион 985 мең бат (64 мең доллар тирәсе) тәшкил итте, — дип сөйләде әлеге гаиләнең танышы Ирина Золотарева. — Паспорт Mission Hospital Phuket хастаханәсендә – залогта, ә мәет «Ватчира Пхукет» хастаханәсендә моргта яткан».

Апрель аенда шулай ук туганнары һәм дуслары Таиландның Панган утравында балконнан егылып төшкән Россия туристын дәвалау өчен акча җыйган. «Юляның медицина полисы булмаганлыктан, ашыгыч ярдәм, хастаханәдә дәвалану, Россиягә алып кайту, операция ясау һ.б. өчен шактый зур чыгымнар таләп ителә, кызның туганнары моны күтәрерлек хәлдә түгел», — дип язганнар Facebook социаль челтәрендәге «Твори добро» төркемендә. Кыз Россиягә кайткан инде, ул дәвалануын дәвам итә.

3 мең сумга — 100 мең доллар

Иминият компанияләрендә саннарга таянып эш итәләр. «Чит илгә чыкканда лимиты 30 яки 50 түгел, ә 100 мең АКШ доллары тәшкил иткән полис сатып алырга кирәк. Ни өчен дигәндә, сөяк сыну яки томау төшүдән катлаулырак теләсә нинди авыруны дәвалау бәясе туристлар күзаллаганга караганда кыйммәтрәк булырга һәм иминият суммасының югары лимитына якынаерга мөмкин», — ди зур бер иминият компаниясе вәкиле Юрий Нехайчук.

Аның сүзләренчә, авыруга кирәкле медицина хезмәтләренең күләмен фаразлавы кыен. Үзеңне зур чыгымнардан саклау өчен, лимитның зуррагын сайларга кирәк.

«Төркия, Тунис, Европа илләре өчен 40 мең доллар күләмендәге иминият суммасы җитәргә тиеш, — дип ачыклык кертә туризм тармагында иминиятләштерү белән шөгыльләнә торган компаниянең башкарма директоры Юлия Алчеева. — Без һәрвакытта да, хастаханәдә озак вакыт дәвалану һәм катлаулы операцияләргә җитсен өчен, иминият суммасы 50-100 мең доллар тәшкил иткән полис рәсмиләштерергә киңәш итәбез».

Аерым юнәлешләр өчен (Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия, Көньяк-Көнчыгыш Азия) аның күләме 100 мең доллар тәшкил итәргә тиеш. Чөнки дәвалау һәм юл чыгымнары шактый кыйммәткә төшә.

Спорт һәм бер бокал шәраб

Моннан тыш, чит илгә чыгучыларны иминиятләштерү полисына, әгәр турист алар белән шөгыльләнергә ниятләсә, «Актив ял төрләре» опциясен дә өстәргә мөмкин. Кайбер компанияләрдә бу инде бәягә кертелгән. Әгәр спорт (кросс мотоцикллары, дайвинг, тау чаңгысы) турында сүз бара икән, аерым опция («Спорт») сайларга кирәк. Бу берникадәр кыйммәтрәк булса да, тиешле ярдәмгә өметләнергә мөмкин.

Аерым темаларның берсе – алкоголь. Кагыйдә буларак, әгәр кеше исерек икән, бу дәвалау бәясен түләүдән баш тарту өчен сәбәп булып тора.

«Шул ук вакытта, эчелгән бер бокал шәраб һәм килеп чыккан хәлнең бер-берсенә катнашы бармы, әллә юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк, — ди Юлия Алчеева. — Турист нинди хәлгә юлыккан, бу хәл ни сәбәпле килеп туган — без һәрвакыт шуларга игътибар итәбез. Әгәр, мисал өчен, аның өстенә агач ауган икән, моңа инде аракы гаепле түгел һәм иминият акчасын түләмәс өчен нигез юк».

Әгәр турист алкоголь эчемлекләр кулланырга ниятләсә, эчелгән бер бокал яки бер шешә шәраб гадәттән тыш хәл булган очракта дәвалау бәясен түләүдән баш тарту өчен сәбәпләр рәтенә керми торган иминият полисы сатып алырга кирәк. Мондый программалар бар.

«Сандык төбендә ята торган кәгазь кисәге»

«Шунысы кызганыч, иминият полисы сатып алганда, Россия туристлары аның шартларын игътибар белән укымый һәм кайсыларының иминият очрагы булуын, ә кайсыларының юк икәнлеген белми, — ди АТОР хокукый хезмәте җитәкчесе Надежда Ефремова. — Ә бит әлеге шартлар бик төгәл күрсәтелгән һәм алар белән һәркем таныша ала».

Әйтик, кайбер иминият компанияләрендә гамәлдә булган кагыйдәләр нигезендә, атта, моторлы көймәдә, яхтада, мотоциклда, скутерда йөргәндә алынган җәрәхәтләр, миокард инфаркты һәм инсульт иминият очраклары рәтенә керми. Әмма күп кенә сәяхәтчеләр бу хакта бөтенләй белми.

«Тулаем алганда, безнең туристлар өчен иминият полисы – сандык төбендә ята торган бер кәгазь кисәге генә», — ди юрист.

Кайбер туроператорлар өстәмә хезмәтләрне үз эченә алган иминият полисы тәкъдим итә. «Ул пакет туры бәясенә кергән. Әгәр турист аны сатып алырга теләмәсә, баш тарта ала», — ди туроператор компаниясе генераль директоры Анна Подгорная. Аның сүзләренчә, күпләр шундый полисны сайлый.

«Мин барысына да нәкъ менә шуны тәкъдим итәм. Ул гадәти полиска караганда берникадәр кыйммәтрәк булса да, аны сатып алу – үз алдыңда да, туганарың каршында да җаваплылыкның бер чагылышы», — дип ачыклык кертә Анна Подгорная.

Иминият компаниясе – беренче чиратта

Юристлар әйтүенчә, «полис хокук биреп кенә калмый, ә бурычлар да йөкли». «Әгәр берәр хәл килеп чыкса, туристлар паникага бирелеп юлларында беренче очраган клиникага юл тотарга, шуннан соң гына иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, — ди Надежда Ефремова. — Иминият очрагы килеп туган икән, тиз арада үз компанияңә хәбәр итәргә кирәк. Ул «ашыгыч ярдәм» машинасы, табиб җибәрәчәк, кайсы клиникада дәваланырга икәнлеген әйтәчәк».

Сүз уңаеннан, иминият компаниясен сайлаган вакытта, илдә дәвалану мөмкинлеге тудырган клиникалар исемлегенә игътибар итәргә кирәк. Алар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.

Шулай ук урында «биредә һәм хәзер» режимында (шул исәптән, мобиль кушымта ярдәмендә дә) булышлык күрсәтү дә зур әһәмияткә ия.

Моннан тыш, иминият полисының мөмкинлекләренә игътибар итәргә, иң арзанлы вариантны сайламаска, иминият компанияләре турындагы фикерләр һәм аларның рейтинглары белән танышырга кирәк.

Фотолар: pixabay.com
РИА НОВОСТИ

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram