Чаллыда «Сабан туе гүзәле» исеме билгеле булды

Чаллыда «Сабан туе гүзәле-2018» бәйгесенең финалы узды, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында сәхнәгә 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге 11 кыз – татар телен камил белүче югары һәм урта уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре чыккан. Кызларны бер ай дәвамында режиссер һәм вокал, хореография, сәхнә теле, модель сәнгате буенча педагоглар әзерләгән. Шулай ук чибәркәйләр белән модельерлар һәм визажистлар да эшләгән.

Бәйгедә катнашучылар «визит карточкасы»нда үзләре һәм мавыгулары турында сөйләгән, шулай ук хореография һәм вокал осталыкларын күрсәткән.

Сабан туе гүзәле исеменә Татар драма театры актрисасы Гөлинә Минһаҗева лаек булган. Кызга чит илгә юллама тапшырганнар. 23 июньдә ул конкурста финалга чыккан кызлар белән бергә шәһәр Сабан туеның абсолют батырын котлаячак. Шулай ук бәйрәмнең мактаулы кунакларын каршы алачак.

  • «Сабан туе гүзәле» бәйгесе 25 ел дәвамында үткәрелеп килә. Ул татар телен саклау, милли гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram