Яман шешне тиз арада ачыклап булачак

“Сколково” инновация үзәгендә яман шешнең 8 төрен тиз арада диагностикалау технологиясе әзерләнгән. Бу хакта “Известия” гәзите яза. Белгечләр әйтүенчә, мондый тикшеренүнең бәясе гади тикшеренүнекенә караганда берничә тапкырга түбәнрәк – процедура тәүлек түгел, ә бер сәгатькә якын дәвам итә.+

“Сколково” фондының биомедицина технологияләре кластеры апрель ахырында шушы проектка грант ярдәме турында карар кабул итте.
Яңа технология микрочип ярдәмендә яман шешнең берничә төрен ачыклауга кайтып кала. Бу – төрле аксымлы реагентлар-антиматдәләр булган ячейка белән пластик контейнер. Контейнерга салынган биоматериалда яман шеш ачыкланса, шул ячейка балкый башлый. Гадәти иммуногистохимия тикшерүе тәүлек чамасы дәвам итә. Ә монда нәтиҗәне бер сәгатьтә алырга мөмкин.
Яңа технологиянең төп өстенлеге шунда: аны һәр район поликлиникасында файдаланырга мөмкин. Аны куллану өчен югары квалификацияле табиб-морфолог кирәкми. Ел дәвамында ачыш клиник сынаулар үтәргә тиеш.
 Чыганак:Өмет,Матбугат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram