Казанда пилотсыз техника хәрәкәтен чикләү билгеләре барлыкка килде

 

FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанда пилотсыз техника өчен тыю билгеләре барлыкка килде. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турыпочмаклы тыю билгесе сары төстә һәм аңа ике телдә “Бесполетная зона” дип язылган. Хәрәкәтне чикләү зонасы “Казан Арена” стадионы үзәгеннән 10 чакрым радиуста һәм 3050 метр биеклектә билгеләнгән.

Дроннар, квадрокоптерлар, аэростатлар һәм башка пилотсыз аппаратлар өчен чикләүләр 17 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Чикләүләр шулай ук  — икенчел радиолокация радиоэлемтә һәм җавап бирү чаралары белән җиһазландырылмаган гражданнар судноларына да кагыла. Әлеге судноларга чикләү зонасы “Казан Арена” стадионы үзәгеннән 110 чакрым радиуста һәм 8100 метр биеклеккә кадәр билгеләнгән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram