Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан, Тинчурин театры акция игълан итә

Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан, Тинчурин театры акция игълан итә. Бу хакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акция шартлары буенча, Чемпионат вакытында, ягъни 14-29 июнь көннәрендә булачак барлык спектакльләргә билетлар 30 процентлы ташлама белән сатыла.

Махсус тәкъдим 8 июньнән 29 июньгә кадәр гамәлдә. Ташламалы билетларны театр кассасыннан да, электрон рәвештә театр сайтыннан да сатып алырга мөмкин.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram