Җылылык энергиясенә бәяләр июль аеннан артачак

 

“Казэнерго” АҖ 1июльдән җылылык энергиясенә бәяләрне арттырачак. Бу хакта журналистларга “Татар-информ”га интервьюда компания генераль директоры Рөстәм Абдулхаков сөйләде.

“Бүгенге көндә тариф бер гигакалориягә 1 мең 678 сум тора. Ул бер гигакалориягә 1 мең 737 сум булачак”, — диде Абдулхаков.

Һәр елны 1 июльдән тарифлар җылылыкка гына түгел, тулаем энергетика буенча арта. Безнең оешмада гына да түгел, ә тулаем тармакта.

Шул ук вакытта еллык тариф үсеше дүрт проценттан артырга тиеш түгел. Быел Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Казэнерго” өчен җылылык энергиясенә тарифны 59 сумга, ягъни 3,5 процентка арттырды, дип хәбәр итте компания башлыгы.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram