Казан урамнарында пилотсыз “КАМАЗ” автобусы йөргән видео социаль челтәрдә чыкты

 

Пассажирлар өчен «КАМАЗ»  пилотсыз автобусы Казан буйлап тест рәвешендә йөргән. Бу машинаны видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйганнар.

Ул дүрт тәгәрмәчле зур булмаган автобус. Машинаның тышкы кыяфәте күренми, аны япма белән каплап йөрткәннәр.

Видеода автомобиль тент астыннан чыгып, зур булмаган тизлектә тигез генә барып, борылышны уза һәм туктый.

Әлеге урынга “Татар-информ” корреспонденты килү белән тентны тиз арада ябып куйганнар.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram