Быелгы җәйдә Татарстанда «Суда имин ял итү порталы» эшли башлаячак

Быелгы җәйдә Татарстанда «Суда имин ял итү» порталы эшли башлаячак. Яңа сайтта коенырга рөхсәт ителгән урыннар, шулай ук ял итүчеләр арасында популяр булган «кыргый» комлыклар турында мәгълүматлар җыелып барачак.

Анда теләгән һәркем кайда ял итәргә ярый, кайда юк икәнлеге хакында белә ала. Санкцияләнмәгән ял итү урыннарында кешеләрне сагалап торган хәвеф-хәтәр турында мәгълүмат урын алачак. Кешеләр батып үлгән урыннарны да билгеләп барачаклар. Бу хакта ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Иң мөһиме, ял итүчеләр үзләре дә куркыныч урыннарны билгеләр дип өметләнәбез. Порталда шулай ук суда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен штрафка тарту ихтималы турында да мәгълүмат урнаштырылачак», — дип искәртте Юрий Венедиктов.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram