Гүзәлем кибет ачкан

 

Татар эстрадасында хәзер чын-чынлап бизнесвуман дип атардай кеше барлыкка килде. Салават Миңнехановның хатыны — Гүзәлем. Җырчы үз исеме белән атап, интернет кибет ачкан. Биредә төрле яулыклар, баш киемнәре, тюрбаннар сатылачак икән.+

Ләкин, кем белә бит, киләчәктә Гүзәлем белдерүенчә, өс киемнәре дә сатыла башларга мөмкин.
«Күп кенә тамашачыларга минем киенү рәвешем ошый — һәм алар яулык , тюрбаннарны кайдан алуым белән кызыксыналар иде. Мондый сораулар күбәйгәч — шундый идея туды. Дөрес, әлегә ул интернет кибет кенә. Ләкин киләчәктә кибетнең үзен дә ачарга планлаштырам», дип сөйләгән җырчы tmtv-onlineга.
 Чыганак:Матбугат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram