Путин Россиянең 2024 елга кадәрге үсеше турында яңа “май” указын имзалады

 

Россия Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясенең 2024 елга кадәрге үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы указны имзалады. Документ дәүләт башлыгы сайтында басылган.

Яңа “май” указы нигезендә, Хөкүмәткә илнең “фәнни-техник алгарышын һәм социаль-икътисади үсешен тормышка ашыру максатында” чаралар күрү йөкләнгән.

Халык санын арттыру һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Хөкүмәт яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга, шулай ук “һәр кешенең талантын ачуда шартлар һәм мөмкинлекләр булдырырга” тиеш.

Хөкүмәт 2024 елга халык саны табигый ныклы үсешен булдыруны, 78 яшькә кадәр көтелгән гомер озынлыгын арттыруны, гражданнарның реаль керемнәре артуны, шулай ук пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән арттыруны, ярлылыкны ике тапкыр киметүне, һәр елны кимендә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшыртуны тәэмин итәргә тиеш.

Яңа указда илнең технологик үсешен тизләтү күздә тотыла. Аерым алганда, технологик инновацияләрне тормышка ашыручы оешмалар саны аларның гомуми күләменнән 50 процентка кадәр үсәргә тиеш.

Шулай ук дөньяның иң эре биш икътисадына керү һәм макроикътисад тотрыклылыгын саклап, икътисад темпын дөньяныкыннан югарырак үстерүне тәэмин итү бурычы куелган. Шул ук вакытта инфляция дәрәҗәсе 4 проценттан артмаска тиеш.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram