Казанлылар Җиңү паркында 100 алмагач утыртты

 

 

 

Казанлылар Җиңү паркында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә алмагачлар аллеясы утыртуда катнашты. Бу хакта Татарстан ДОСААФы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кичә һәр елны Җиңү көненә багышлап уздырылучы “Хәтер аллеясы” акциясе булды. Акцияне Россия ДОСААФы “Курс” яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырды.

Быел оештыручылар 50 алмагач утыртырга әзерләгән булсалар да, үз агачлары белән килүчеләр шактый булган. Нәтиҗәдә, Җиңү паркында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә 100ләп алмагач утыртылган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram