Казанда Идел елгасында пассажир транспорты йөри башлады

 

Бүген, 30 апрель көнне, Идел елгасында пассажирлар навигациясе ачылды, дип хәбәр итте Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Көн саен Казан елга портыннан Суыксу, Түбән Ослан һәм Ключищида тукталыш ясап, Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр бара торган «ОМ» һәм «Мәскәү» теплоходлары йөриячәк.

Моннан тыш, Казаннан Зөягә бара торган көндәлек рейслар да ачыла. Шулай ук 26 майда Болгарга һәм Тәтешкә тизйөрешле линияләр дә җибәреләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram