Татарстан Фәннәр академиясе тотылган батареялар җыя башлаячак

 

 

Татарстан Фәннәр академиясе дүшәмбе, 30 апрельдән, тотылган батареялар җыя башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров хәбәр итте.

Матбугат очрашуы чүп яндыру заводы, чүпне аерып җыю технологияләренә багышланган иде.

Галим, чүпне төренә карап аерып җыю, эшкәртү, калганын чүп яндыру заводында юк итү иң дөрес карар булачак, дип саный.

«Беренче чиратта, тотылган батареялар һәм терекөмешле лампаларны аерым җыярга кирәк. Аларны чүп яндыру заводына илтүгә юл куелмаска тиеш. Без үзебездән башларга тиеш. Дүшәмбе көнне академиядә батарея җыя башлыйбыз. Батареяны кесәгездә йөртсәгез, кереп чыгыгыз, — дип мөрәҗәгать итте Әхмәт Мәзһәров журналистларга.

Мәзһәров әйткәнчә, Россиядә тотылган батареяларны җыеп эшкәртә торган ике завод бар — Уралда Чиләбедә һәм Свердловск артында.

«Батареяларны җыеп шунда җибәрергә була. Чүп яндыру заводына терекөмеш кертмәскә, батареяларны аерым җыярга – беренче адым шул булырга тиеш. Башка биналарда да шулай җыюны оештырырга кирәк», — диде Мәзһәров.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram