Камал театры үзенең иң популяр чагында сәхнәдән төшкән спектаклен видеода күрсәтте

 

 

Камал театрының зур амбицияләр белән башланган һәм тамашачы тарафыннан уңышлы дип бәяләнгән “Камал мәктәбе” проекты ахырына якынлашты. Кичә тамашачыга театрда 13 ел дәвамында аншлаг белән барган һәм заллар тулы булган килеш репертуардан төшкән “Кара чикмән” спектакленең видеоязмасы күрсәтелде.

 

Мәгълүмат өчен. Осетин драматургы Георг Хугаев әсәре буенча куелган «Кара чикмән» спектакле — Фәрит Бикчәнтәевнең Камал театрының баш режиссер буларак беренче эше. Спектакльне Марсель Сәлимҗанов куярга җыенган, хәтта рольләрне дә бүлгән була. 2002 елның мартында ул вафат була. Шушы ук елның 7 ноябрендә, Марсель Хәкимовичның туган көнендә, әлеге спектакльне аның укучысы — театрның яңа баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгара. Хореограф — Олег Николаев, композитор — Мәсгудә Шәмсетдинова, сценография — Сергей Скоморохов. Пьесаны Юныс Сафиуллин тәрҗемә иткән, җыр текстлары авторы — Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рольләрдә — Искәндәр Хәйруллин, Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина, Люция Хәмитова, Әсгать Хисмәтов, Радик Бариев, Ләйсән Рәхимова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Алмаз Гәрәев.

Спектакль эчкерсез тугрылык турында. Аның төп геройлары — хайваннар. Баш герой — Түзәр исемле эт ана бүре Чибәргә ияреп китмичә, хуҗасының чикмәнен саклый. Ә хуҗасы килгәч, аны атып үтерә, чөнки эт ачлыктан бетеренеп, эшкә ярамас хәлгә килгән.

Соңгы спектакль 2013 елның 6 маенда уйналган. Видео соңгы спектакльләрнең берсендә төшерелгән.

Искәртеп үтәбез, «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбе — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты. Аның беренче дәресләрендә спектакль чыккан тарихи чор күзалланып, ул спектакль турында шул чор белгечләре һәм журналистларының язмалары өйрәнелгән иде. Экспертлар тарафыннан спектакльдә сурәтләнгән вакыйгаларга кызыклы бәяләр бирелә, тамашачы модератор куйган сорауларга җаваплар эзли иде. Әйтик, “Әлдермештән Әлмәндәр”не караган тамашачы бүген спектакль куелса, Әлмәндәрне кем уйный алачагын фаразлады, Әҗәлнең ни өчен 1550нче номерлы булуын ачыклады; “Курчак туе”н караганда авторларның Гаяз Исхакый исемен четерекле теманы күтәрү өчен генә куллануын; Фәрит Бикчәнтәев бу спектакльгә иң чибәр һәм “породистый” артистларны сайлап алуын белде.

Соңга таба оештыручыларның дәресләргә әзерлексезлеге күзәтелә башлады. Экспертлар кимеде һәм соңгы дәрестә алар бөтенләй булмады. Спектакльнең видеоязмасы күрсәтелгәннән соң сәхнәгә артистлар чыкты һәм алар үз фикерләрен җиткерде. Козгын ролен башкарган Равил Шәрәфиев кешенең иң начар сыйфатлары аның герое аша әйтелгәнен искәртеп үтте. Үзенең козгын яшен яшәячәген фаразлады һәм: “Тагын 170 ел ничек яшәп бетәрмен, монысында да интектем”, дип шаяртты. Төлке Биртәтә ролен башкарган Алсу Гайнуллина “Хәйлә – акылның икенче билгесе”, дип героен яклады. Искәндәр Хәйруллинны Түзәр роленә Марсель Сәлимҗанов билгеләп калдырган була. Ул режиссерның үзенә яхшы роль бирәчәге турында әйткәнен искә төшерде.

Видеоспектакльне тамаша кылырга заманында бу спектакльне кат-кат караган театраль тамашачы җыелган иде. Алар бу спектакльне карагандагы җылы хисләрен тасвирлап, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Кара чикмән”нең видеосы – “Камал мәктәбе”нең җиденче дәресе булды. Проект 18 майда “Зәңгәр шәл” спектакленең видеосы белән төгәлләнәчәк. Оештыручылар берьюлы төрле куелышларны күрсәтергә вәгъдә итә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram