2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә flydubai компаниясе Казаннан 12 өстәмә рейс ача

 

flydubai компаниясе Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә өстәмә рейслар ача, дип белдергде журналистларга
flydubai компаниясе өлкән вице-президенты Җәйхун Әфәнди.

Казанга өстәмә рейслар уеннар башланырга бер көн кала ачылачак, шулай ук матчлар төгәлләнгәннән соң бер көн гамәлдә булачак. Казанга барлыгы 12 рейс өстәләчәк (Татарстан башкаласында 6 матч узачак).

flydubai авиакомпаниясе Сочи һәм Волгоградка да рейслар ача (авиакомпаниянең әлеге шәһәрләргә даими рейслары юк).

Шул ук вакытта, белгеч сүзләренчә, төбәкләрдә пассажирлар агымының сизелерлек артуы көтелми, чөнки җанатарларның күбесе Мәскәү аша сәяхәт итүне кулай күрә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram