«Ак Барс» хоккей командасы Гагарин кубогы иясе!

«Ак Барс» хоккей командасы Казанда ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды.

Соңгы матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп — «Ак Барс» файдасына 4:1

Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре әлеге плей-оффта “Амур”, “Металлург”, “Трактор” һәм “ЦСКА” командаларыннан өстен булды.

“Ак Барс” белән “ЦСКА” арасында барган сериянең 5 уенында ике команда да күп алка кертә алмады. Кечкенә генә хата да “ЦСКА”ны плей-оффтан төшереп калыр, ә “Ак Барс”ны Кубоктан мәхрүм итәр иде.

Беренче һәм бердәнбер голны “Ак Барс” уенчысы Роб Клинкмахер кертте. Соңгы 2 минутта мәскәүлеләр 6 уенчы да чыгарып карады, тик бу аларга ярдәм итә алмады.

Шулай итеп, “Ак Барс” 3 тапкыр Гагарин Кубогын яулый. Әйтергә кирәк, башка командалар Кубокны 2 тапкырдан артык алганы юк. Шулай ук татар егете Данис Зариповның әлеге Кубокны 5 тапкыр алуын билгеләп үтәргә кирәк (3 – “Ак Барс, 2- “Металлург”). Шулай ук татар тамырлары булган Станислав Галиев 10 алка белән плей-оффның иң яхшы һөҗүмчесе булып билгеләнде.

“Мин “Аллаһка ышанам. Бүген минем өчен әти-әнием, туганнарым, дусларым җан атты”, — диде Континенталь хоккей лигасының иң яхшы капкачысы, татар егете Эмиль Гарипов.

“Ак Барс”ка алтын медальләрне һәм Гагарин Кубогын тапшырганда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ак Барсның легендасы Алексей Морозов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2008/09 һәм 2009/10 сезоннарда «Ак Барс» Гагарин кубогын яулаган иде инде.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram