Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак

 

 

 

Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак. Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфада узган “Татар кызы-2018” республика бәйгесендә Башкортстанның Балтач районы унберенче сыйныф укучысы Чулпан Кашанова җиңеп чыккан. Шулай ук ул интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тамашачы мәхәббәтенә дә ия булган.

Аңа Европага 60 мең сумлык юллама бүләк иткәннәр. Чулпан Кашанова Татарстанда узачак “Татар кызы” халыкара бәйгесендә катнашачак.

Башкортстанда бәйге 15нче тапкыр уздырылган. Элек ул “Нәүрүз гүзәле” дип аталган, хәзер бишенче ел инде “Татар кызы” исеме белән уза. Быел ул Гаилә елына багышланган. Кызлар анда үзләрен төрле бәйгеләрдә күрсәткән. Анда татар телендә матур итеп сөйләшү дә, халкыбызның төрле гореф-гадәтләрен күрсәтә белү дә кергән.

Чыганак: Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram