Татарстаннан армиягә алынган егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк

 

2018 елгы язгы чакырылыш кампаниясе чорында армиягә алынган егетләрнең 45 проценты коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Бүген ТР хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

1 апрельдән республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында 3,2 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алыначак.

Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең 13 проценты — Хәрби-диңгез флотында, 10 проценты Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәячәк.

«Республика быел да Мәскәү Кремле коменданты Президент полкы хезмәтен һәм 154нче аерым комендант Преображение полкын комплектлаштыру бурычын үтәүне дәвам итәчәк», — дип искәртте Погодин.

18 апрельдә армиягә чакырылган егетләрнең беренче партиясе үзләре хезмәт итәчәк хәрби частьләргә юл тотар дип көтелә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram