Россия сәүдә үзәкләрендә кинотеатр һәм балалар комплексларын беренче катка күчерәчәкләр

 

Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный инануынча, инде быел ук сәүдә үзәге хуҗалары үзгәртеп кору эшенә керешәчәк.

Ул шулай ук Дәүләт Думасының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җаваплылыкны көчәйтергә ниятләвен искәртте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 25 мартта Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында 64 кешенең (шуларның 41е – балалар) һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге факт нигезендә берничә маддә буенча җинаять эшләре кузгатылган. Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» партиясе депутатлары РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына кинотеатр һәм балалар комплексларын сәүдә үзәгенең икенче катыннан да өстәрәк урнаштыруны тыю үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram