Гүзәл Уразова пластик операцияләр ясату-ясатмавын әйтте

 

 

«Уразова» – ул бренд. Ул сүзне әйтүгә, күз алдына эстраданың иң матур дуэтларының берсе – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов килеп баса. Афишада Гүзәл үзе генә булган очракта да, янында Илдар барлыгы һәрчак сизелә. Зур уңышларга аларны бер-берсенә булган чиксез мәхәббәте һәм тырышлыклары алып килә.+

– Елдан-ел югары дәрәҗәдәге программа күрсәтеп, тамашачыны сыйфатлы концерт карарга ияләштереп бетердегез дип әйтергә дә була. Алдагы концерт сезоны хакында инде уйлана башладыгызмы?
– Быел «Гүзәл-Илдар» җыр театры 15нче юбилей программасын тәкъдим итәчәк. Анда халык яраткан, хит булып танылган җырларны кертәчәкбез. Иң тәүге, 2000 елда үзем башкарган җырларны да кабат сәхнәгә алып чыгасы килә. Бәлки, барлык концерт программаларыннан кызыклы өзекләрне дә кабат сәхнәләштерербез. Программа үзебезчә, безнең кадерле тамашачы яратканча булачак. Тамашачы безгә баглаган барлык өметләрне дә акларга тырышачакбыз.
Иҗат юлыбызда бер буын тәрбияләдек дип тә әйтергә була. Һәм бу эшне дәвам итәбез. Әле генә тәпи киткән балалар да концертыбызга килә, залда һәрчак 150ләп бала биеп йөри. Безнең тамашаларга гаиләләр бәйрәмгә килгән кебек әзерләнәләр, алар безне ел да көтеп алалар, һәм бу безнең өчен аеруча куанычлы.
Иң мөһиме – тамашачыга әйбәт, уңайлы, гади, үзебезчә булсын. Концертыбызга тамашачы үз теләкләре белән билет алып килеп, рәхмәт әйтеп кайтып китә. Иҗатыңа моннан да зуррак бәя буламы соң?!
 
– Әле иҗади датадан тыш, быел Илдар белән өйләнешүегезгә дә 15 ел тула.
– Әйе, моннан 15 ел элек Башкортстанда Чехов исемендәге ял йортында туй иткән идек. Бик яшь булсак та, үзебезне мөстәкыйль итеп тоеп, әти-әниләрне кунак итеп кенә чакырып, аларга бернинди борчу-мәшәкать тудырмыйча, Илдар белән икебез генә туй итмәкче булдык. Туй уздыру урыны ерак урнашкач, күп туганнар килә алмас дип уйладык, әмма чакырганнан да күбрәк килделәр. Барысы да бик күңелле узды. Мәҗлесне «Мунча ташы» эстрада театрыннан – Гамил абый Әсхәдулла белән Рөстәм Рахманкул алып барды.
Әле дә хәтердә: туйга үзебезнең «12»ле машинасы багажнигына икмәк төяп алып килдек. Эссе көн, машина салонына чыккан ис пекарняны хәтерләтә иде. Шул вакытлар – иң күңелле мизгелләрнең берсе. Аның авырлыклары да сизелми иде, чөнки безне шул вакыттан ук зур мәхәббәт йөртте.
– Бүген сез – өч бала әти-әнисе. Артист тормышы – юлда, гастрольләрдә үтә. «Балаларын калдырып чыгып китәләр», – дип тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгелдер.
– Үзебезгә килеп әйткәннәре булмады, әмма уйлаучылар бардыр. Баласын өйдә калдырып чыгып киткән артист бер мин генә түгел бит. Нишлисең, эшебез шундый – берникадәр вакытка балаларны калдырып торырга мәҗбүрбез. Үз башыңнан кичмәсә, тәнкыйтьләргә, сүз дә юк, бик җиңел. Хатын-кызлар бүген төрле җирдә эшләргә мөмкин: алар да зур оешмаларны җитәкли, җаваплы вазифалар башкара. Алар да, балаларын калдырып, командировкаларга чыгып китә. Тик ул ханымнар турында язмыйлар гына. Ә артист тормышы һәрвакыт күз алдында, шуңа күрә безнең хакта сөйләргә дә, язарга да мөмкиннәр. Ничек кенә булса да, без балаларыбыз хакына тырышабыз, аларның киләчәген кайгыртабыз һәм аларны үзебез тәрбияләп үстерәбез.
Аннары без гастрольләргә тынычлап чыгып китәбез, чөнки балаларыбыз – ышанычлы кулларда. Алар мине үстергән әти-әни белән кала. Сүз дә юк, йөрәк әрни. Тик анысы инде икенче мәсьәлә. Түзәсең.
Гастроль графигын төзегәндә, ай уртасында, ахырында яллар куярга тырышабыз. Ял булса инде, без балалар белән аерылгысыз. Бергәләп спектакльләргә, кафеларга, уен мәйданчыкларына барабыз, кибеттән кирәк-яракларын алабыз. Шунысы куандыра: алар очындырып үскән балалар түгел, һәр әйбернең кадерен беләләр. «Әти, әни, рәхмәт. Сез безнең өчен тырышасыз», – дип еш әйтәләр. Ел әйләнәсендә гастрольдә йөрсәк, җәйне балалар белән ял итеп уздырабыз.
– Хатын-кызның үз-үзеннән кимчелекләр эзли торган гадәте бар. Сез бу мәсьәләдә ничек? Пластик операцияләр хакында уйлаганыгыз бармы?
– Аллаһы Тәгалә мине ничек яраткан, үземне шулай кабул итәм. Миңа шушы йөзне, аяк-кулларны биргәненә Ходаема мең шөкер! Бүгенге көндә ул операцияләр скалпель түгел, лазер белән генә эшләнсә дә, бу адым минем өчен бик куркыныч! Үз-үзеңне үзгәртергә теләү шәригать буенча да дөрес түгел. Заманында пирсинг модада булганда аны эшләткәч, әбием ачуланган иде. Шуннан соң берни эшләмәдем. Косметологларга да бик сирәк йөрим. Кремнарны да еш сөртмим. Чәчемне буятмыйм да, кистермим дә. Ничек бар – шулай.1
 
– Бу тормышта сезне иң борчыган әйбер?
– Балаларның киләчәге. Ике балабыз балалар бакчасына гына йөрсә дә, бүгеннән үк киләчәкләре хакында уйлап, борчылып яшибез. Олы кызыбыз Эллари алардан күпкә өлкәнрәк, аңа 13 яшь, тиздән мәктәпне тәмамлаячак. Нинди һөнәр сайлыйсы турында уйланабыз. «Калдым юллар чатында», – дип җырланганча, әлегә төгәл җавап юк. Бүген мине шул борчый. Тормыш шундый бит ул – уйлар дә көннән-көн үзгәрә. Тик иң мөһиме: бу тормышта һәркайсыбызга тынычлыкта яшәргә насыйп булсын иде.
– Бер-ике ел элек «Рублёво-Бирюлёво» тапшыруында катнашкан идегез. Тапшыру эфирга чыкканнан соң, күп тискәре сүзләр йөрде.
– Шуны әйтергә кирәк, бу – шоу. Федераль телеканалның рейтинг булдыру өчен эшләгән тапшыруы. Әлеге тапшыруда төшү тәкъдиме белән чыккач, ике дә уйламыйча, элекке тапшыруларына да күз салмыйча ризалаштык. Әмма съемкаларның икенче көнендә үк үкендек. Анда режиссер нәрсә әйтә – шуны эшлисең. Янәсе, ул – иң акыллысы. Әле анда режиссер гына түгел, ике гаиләгә ике психолог та ияртеп алып килгәннәр. Бар әйбер дә алдауга корылган иде. Кызганычка, тапшыру чыкканнан соң, үзебезгә карата күп тискәре фикерләр ишетергә туры килде. Безнең белән катнашкан гаиләгә, билгеле, акча түләделәр һәм алар актерлык сәләтен күрсәтте. Тапшырудагы зур йорт та безнеке түгел. Ниндидер коттеджга алып килделәр дә безнең кереп һәм чыгып барганны төшереп алдылар. Балаларны ашарга кафега йөрттем. Ә мине, янәсе, ашарга да пешерә белми дип күрсәттеләр. Илдар андагы бер ханымга маникюр эшләргә өйрәнеп, көндәлек чыгымнарга берникадәр акча эшләр, бизнесын ачар өчен 50 мең сум акча тәкъдим иткән иде. Тик съемканың ул моментларын кисеп атканнар. Ә эфирга чыгарыр алдыннан тапшыруны безгә күрсәтеп тә тормадылар. Мин аларга берничә кат шалтыраттым, әмма нәтиҗәсе булмады. «Безнең юристлар белән бәхәсләшеп торудан файда юк, судта барыбер җиңә алмаячаксыз», – диделәр. Һәм без корбан хәлендә калдык, алар белән килешергә туры килде.
– Сәхнә арты, артистларның бер-берсе арасында булган мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтерсез?
– Сәхнәдә күпме генә артист булмасын, барысына да урын җитә. Сүзне шуннан башлыйк. Үз тамашачысын булдырган җырчы, сүз дә юк, һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак. Әйе, аның кыенлыклары да, конкуренция дә бар. Ул булырга да тиеш, көндәшлек булмаган бер өлкә дә юк! Әмма бер-береңә хөрмәт, ихтирам, дуслык, кешелеклелек сакланып калырга тиеш.
Шәхсән мин үзем барлык артистлар белән дә дустанә мөнәсәбәттә: алар белән күрешсәм, аралашырга тырышам, сүзгә килгәнем юк. Бер-берсе хакында сүз йөрткән артистларны өнәп бетермим, чөнки барыбыз да беренче чиратта сәнгатьне үстерергә, халыкка үрнәк булырга тиеш.
– Соңгы арада милли эстрадабызда дуэтлар күбәюе сезнең иҗатка тискәре йогынты ясамыймы?
– Һәр дуэт кабатланмас һәм үз юлын тапкан булырга тиеш. Шулай икән, димәк, аның сәхнәдә урыны бар. Сәхнә эшләгән кешеләрне, бертуктамый иҗат итүчеләрне, үсештә булганнарны ярата, ә иң зур бәяне җырчыга тамашачы үзе бирә.
Балачак хатирәләре
 
(Гүзәл Уразованың «Ничек җырчы булырга?» китабыннан)
Мин икетуган абыем Альберт белән үстем. Дөресрәге, абый түгел инде ул миңа, эне дә түгел. Без икебез дә бер көнне туган. Альбертлар Пермьдә яшиләр һәм җәен өч айга мин дә, Альберт та картәниләргә кайта идек. Һәр җәебез шунда үтә иде безнең.
Беренче сыйныфта укыган вакытлар. Альберт кайтты да: «Беләсеңме, акчаны үстереп була! Утыртырга кирәк аны», – ди. Шәһәр малае бит инде, ышанганмын. Акча күргән бармыни әле ул вакытта? Картәнинең акчаларын алдык та, тартмага салып, бакчага керәннәр үскән җиргә утыртып куйдык. «Көзгә үсеп чыгар алар», – ди Альберт.
Берзаман өйдәгеләр акча югалтканнар. Миннән сорыйлар. Нишләргә белмим: әйтергәме, юкмы… Ахыр чиктә әйтергә туры килде. «Без бит акчаны үстерергә утырттык, алырга ярамый. Үссен әле, аннары алып бирербез», – дим. «Акча үсми ул, балалар, әйдәгез бергәләп казып алыйк», – диләр олылар. Шулай, акча үскәнне көтеп утырып булмады, казып алырга туры килде. Өйдәгеләр сизәрлек, ыгы-зыгы кубарлык булгач, без акча күп алганбыз инде, күрәсең. Хәтерлим, бер кәгазь акчаны агызып та җибәргән идек әле. Балык капсын дипме, балык күп булсын дипме инде шунда… 
 Зоя СОЛОШИНА

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram