Уфа үзәгендә Россиядәге иң беренче заманча тукталыш сынау үтә

 

Уфа үзәгендә Россиядә яңа буын беренче тукталыш барлыкка килгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Тукталышта wi-fi һәм гаджетлар «зарядка»лау өчен розеткалар, гадәттән тыш хәл булганда көчәйтеп хәбәр тараткыч, электрон табло бар — «акыллы” тукталыш пассажирларга кайчан автобус киләсен җиткерә. Мәгълүмат Глонасс системасы һәм видеокамера аша җиткерелә.

Моннан тыш, павильонда “Гражданин-полиция” системасы бар. Ул шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе диспетчерлыгы белән тоташтыра. Оператор ишетеп кенә калмыйча, ярдәм кирәк булган кешене камерадан күреп, хәлне бәяли ала.

Телеканал мәгълүматлары буенча, әлеге тукталыш павильоны — Россиядә беренчесе. Әгәр дә система үзен уңай яктан күрсәтә алса, ул “Куркынычсыз шәһәр” федераль проект кысаларында тормышка ашырылачак.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Error: Access Token is not valid or has expired. Feed will not update.
This error message is only visible to WordPress admins

There's an issue with the Instagram Access Token that you are using. Please obtain a new Access Token on the plugin's Settings page.
If you continue to have an issue with your Access Token then please see this FAQ for more information.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram