Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсен “Татар-информ” аша карап булачак

 

Камал театры артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсенә кассада билетлар калмаган. Театрның матбугат хезмәте билетларның ун көн эчендә сатылып бетүен әйтә.

Әмма билет алырга өлгермәүчеләрнең дә юбилей кичәсен карау мөмкинлеге бар – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.

Искәртеп үтәбез, Камал театры белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының уртак хезмәте буларак, читтә яшәүче татарлар Нәҗибә Ихсанованың, Люция Хәмитованың юбилей кичәләрен карый алды, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” спектакле онлайн күрсәтелде.

Мәгълүмат өчен. Равил Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлаган. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе 9 апрельдәКамал театрында була. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram