Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыйды

 

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйды. Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә «Известия».

«Известия» язуынча, моның сәбәбе – Абхазия территориясендә көрән төстәге кандаланың киң таралуы.

«Россельхознадзор быелның 2 апреленнән Абхазиядән Россиягә, күп тапкыр кулланыла торган әрҗә һәм агач-төрү материалларын да исәпкә алып, үсемлекчелек продукциясен кертүне вакытлыча чикләде», — диелә Россельхознадзор сайтында.

Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. 2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram