Әлмәт театры Зифа Кадыйрова романы буенча спектакль курсәтәчәк

 

Әлмәт театрында Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» исемле романы буенча шул исемдәге спектакльнең репетицияләре бара. Бу хакта театрның әдәби бүлеге хәбәр итә.

Спектакльне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куя. Төп рольләрдә – Мәдинә Гайнуллина, Рафик Таһиров.

Спектакльнең премьерасы 30 мартта hәм 31 мартта булачак. Премьерага автор Зифа Кадыйрова үзе дә чакырулы.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram