Бүген хезмәттәшебез Резедә Шакированың туган көне!

 

Бүген хезмәттәшебез Резедә Шакированың туган көне! Аны чын күңелдән котлыйбыз!!!

Резедә!Сиңагомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Тыңла әле, тыңла, бүген сине
Туган көнең белән котлыйлар,
Җырга, изге теләкләргә күмеп,
Яшьлек хисләреңне саклыйлар
Еллар үтә диеп хафаланма,
Күңел унсигездән узмый ул.
Тузса тузсын еллар тузаннары,
Кеше җаны һич тә тузмый ул.
Кара әле, кара тирә-якка,
Синең белән бии табигать.
Еллар белән кеше картаймый ул,
Диюләре чынлап хакыйкать.
Елмай әле, елмай, бүген синең
Күңел шатлык белән тулган көн.
Күрәсеңме, елларны санамый
Үзеңә елмая туган көн.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram