Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде

 

 

Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп  Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.+

Бу хакта «Татар-информ» яза.
Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.
 
7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.
 
2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган..
 
2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.
 Чыганак: Матбугат.ру

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram